Төзекләндерү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юлчыларның кызу эш вакыты
Быелгы яз кыраулары, көннәрнең җылы торуы явым-төшемнәре белән үзенчәлекле. Әмма болар гомуми файдаланудагы трассаларда юл полотнасы сыйфатына яхшы тәэсир итә дип әйтеп булмый. Һава шартлары яхшыруга "Татавтодор" Апас филиалы юл участогы юлдагы чокырларны ремотлауга кереште. Башта эшләр салкын асфальт файдаланып башкарылды. Аннан соң алмашка кайнары килде. -Асфальт- бетон заводы 20...
-
Авылдагы тәртип- уртак эш
Төзекләндерү буенча административ комиссия узган кыш ахырында рейд белән Олы Кариле авылында булган иде. Ул вакытта урамнарда төзелеш материаллары өеп кагыйдә бозучылар күп ачыкланды, шулай ук ташландык техника, төзелеш чүп-чары да күзгә ташланды. Ел дәвамында комиссия бу авылда өч тапкыр булды. Яңа фактлар ачыкланды, алдагы закон бозуларның үтәлешен тикшерделәр. Шулай...
-
Уртак эш өчен
Чисталык - сәламәтлек һәм экологик иминлек нигезе. «Благоустройство» ОООдан алынган мәгълүматларга караганда, 9 айда районда барлыгы 13 мең 163 куб метр чүп-чар чыгарылган. Поселокларда җыештырудан тыш, махсус техника аена ике тапкыр график нигезендә район торак пунктларына да бара. Әлеге хезмәтнең даими эше нәтиҗәсендә авыл һәм шәһәр җирлекләрендә санкцияләнмәгән чүплекләр саны...
-
Урамнарыбыз төзек булсын
Дүшәмбе Куйбышев Затонда юллар һәм тротуарлар кабул ителде. Аның заказчысы муниципаль район башкарма комитеты иде. - Яхшы асфальтан күбесе җилдертергә тырыша, - ди Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Елена Сороковнина. - Шуңа күрә поселок халкы җыелган үзсалым акчасына беренче чиратта тротуарлар салуны үтенә. -Затонлылар әлеге максатка күпме акча җыйды? -Икенче...
-
Бөтенроссия акциясе
11 октябрьдә "Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясе һәм республика экология ункөнлеге кысаларында Агрошәһәрчек микрорайонында үзәк юл буенча каен, миләш һәм усак агачлары утыртылды һәм беркетелгән территорияләр чистартылды.
-
Карт һәм ятьмә
Иске Казиле мәктәп яны участогы территориясендә әкияти сыннар бик күп. Шуларның берсе - "Балык һәм балыкчы турында"гы әкияттән карт сыны. Карап туймаслык!
-
Яшелләндерү өчен бүләк
3 сентябрьдә "Поле чудес" микрорайонында гражданнар җыенында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев Лисин урамында агачлар утырткан өчен Рөстәм Хәсәновка бүләк тапшырды. Хәсәновлар гаиләсе поселокны төзекләндерү һәм яшелләндерүдә актив катнаша. Газетабыз Нариман Гаяз улы, аның кызы Светлана турында берничә тапкыр язып чыккан иде инде, менә хәзер уллары да билгеләп үтелде.
-
Иртәге көнгә юл
Район үзәге урамнарында караңгы төшкәнче эшләп торучы техника тавышы ишетелеп тора. Поселок урамнарына өч километр озынлыктагы асфальт юл салыначак. - Биредә 18 ел яшибез, ниһаять, юлларга ремонт башлануны да күрдек,- ди зарланып та, шатланып та Дзержинский урамында яшәүче өлкәннәр.- Урамга яңа асфальт салыначакка ышанып та булмый. Ул арада Совет, Профсоюз,...
-
Электр баганалары алыштырыла
Кама Тамагында Чирков урамында электр линиясе баганалары алыштырыла. Кама Тамагы электр челтәре эшчеләре авария хәлендәге агач баганалар белән янәшәдә бетон ныгытма куеп, аннары аларны баганага беркетә. Чирков һәм Ленин урамнары кисешкән урында эш катлаулырак. Баганаларны ныгытып кына каласы түгел, зур йөк транспорты узып йөрерлек итеп биегәйтергә дә кирәк. Кыскасы, электр...
-
Изге эш
Сатлыган авылында Изгеләр зираты дип йөртелгән каберлек бар. Авыл халкы аны көченнән килгәнчә карап, җыешытырып, тәртиптә тота. Әле күптән түгел генә халыктан җыелган акчага ата-бабаларыбыз рухын шатландырып зират әйләндереп алынды. Бу эшләрдә зиратлар өчен җаваплы Исфат Сөләйманов, шулай ук Радик Ибраһимов, Хәмит һәм Марат Хәйруллиннар, Илдар Булатов, Хәлим Зиннәтуллин һәм...
-
Юлларны ремонтлау
Район юлларында бүген тулы көченә ремонт эшләре алып барыла. Кама Тамагында яз башыннан бирле Профсоюз, Комсомол урамнары, Дзержинский һәм Ленин урамнарының бер өлешенә, Комаров урамына вак таш җәелде. Бүген Южная Околицаның Щербаков урамына һәм Заов. Каратайның Тымбай урамына комлы вак таш җәю эше тәмамланды.
-
Йорт яны участогы - чәчәктә
Район үзәгендә ел саен Россия пенсионерлар союзы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә пенсионерлар арасында "Пенсионерның йорт яны участогы" конкурсы үткәрә. Анда чәчәкләрнең төрлелеге, хәзер безнең климат шартларында да үстерелә торган уникаль үсемлекләр һәм яшелчә культуралары исәпкә алына. Шунысы шатландыра, анда катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта тора. Чираттагы конкурсның сайлап...
-
Юл да булды
Кыртапа авылына керү юлы да быел яз-көз пычрагына бирешмәячәк, чөнки анда «Вираж» фирмасы юл салган. Иң элек ташлы туфрак, аннан ком һәм аның өстенә вак таш җәелгән. Юл авыл клубына кадәа сузыла.
-
Әйтелгән-үтәлгән
Иске Барыш җирлегендә үткәрелгән гражданнар җыенында ел саен Кыртапа авылындагы күпернең начар хәлдә булуыннан зарланалар иде. Ул авылны икегә бүлеп тора, аны «Урта инеш» күпере дип йөртәләр. Язга ташу вакытында агач күпердән үтеп йөреп булмаган. Быел, ниһаять, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин сүзләренә караганда, әлеге күпер вак таш...
-
Чисталык – иманның яртысы!
Узган атнада Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Олы Бортас, Кече Бортас һәм Балчыклы авылында территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре башкарылды. Җирлек территориясе 11750 м. мәйданда чүп үләннәре чаптырылды.