Төзекләндерү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авылны төзекләндерү
20 июльдә Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында шушы авылда яшәүче Баһаветдинова Әлфиянең авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгате буенча Ленин һәм Карл Маркс урамнарын тоташтыручы күперне төзекләндерү эшләре башкарылды. Күперне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Балчыклы авылы халкы Сәгъдиев Раил, Вәлиев Илшат һәм Сәгъдиев Рамиска рәхмәтен белдерә.
-
Бөтен ыру белән
Кирельск авыл җирлеге инициативасы белән Ишем авылында зират һәм авылны тәртипкә китерү буенча зур өмә үткәрелде. -Без зиратны әйләндереп алу өчен штакетник әзерләп, авыл халкына 19 июльдә өмә үткәрелүе хакында хәбәр иттек, - ди җирлек башлыгы Валентина Лазарева. - Ишем авылында туып-үсүчеләр төрлесе төрле яктан кайтып, хәтта гаиләләре белән килде....
-
Юллаучылар өчен
Кызыл поликорбанаттан ясалган әлеге матур йортчык ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Чишмә Кыртапа авылы янында. Йортчыкның каркасы тимер торбалардан эшләнгән. Су алу өчен кранлы шланг куйганнар. Милли нәкышле сөлге элгәннәр, кружкасы да бар. Ике яклап эскәмияләр тора. Боларның барысын да Кыртапа авылында яшәүче Асфан Гыйлфанов ясаган. Моны үзенең туган...
-
Һәркемнең көченнән килерлек
Матурлыкны аерым йортларда яшәүчеләр генә түгел, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә булдырырга тырыша. Район үзәгенең Комаров урамында күп фатирлы йортларда яшәүче Татьяна Ярцева, Люция Сабирова, Хәтимә Галиуллина һәм Дамир Миңнеҗановлар гаиләсе, Гөлинә Камалова һәм башкалар тәрәзә каршыларына күз явын алырлык чәчәкләр утырткан. Һәркем алардан үрнәк алып, яшәгән җиребезне гөлбакча итәргә...
-
Менә шундый төзекләндерү
Бүген Куйбышев Затонның Беренче Май урамында ТКХ хезмәткәрләре безнең йорт ишек алдында әнәшуөлай чүп үләннәрен чаптырды. Моны күргәч имәнеп киттек. Әлеге йортта яшәүчеләр үзләре кечкенш юкә үсентеләр утыртты, булдыра алганча дүрт ел аларны саклап тордык, су сиптек, шулай ук пионнар утырткан идек. Ә бүген менә аларны нишләттеләр!? Аның каравы алардан...
-
Матурлык урамнарга чыкты
Район үзәгендәге Совет урамы иң чәчәкле урамдыр, мөгаен. Биредә шәһәр җирлеге дә территорияне матурларга тырыша, РДК хезмәткәрләре дә фанҗтазия һәм тырышлыкта алардан калышмый. Әмма шулай да зур булмаган әлеге урам халкын аерым билгеләп үтәсе килә. Ивановлар, Гыйлметдиновлар, Кудиннар гаиләсе күптән инде үз капка чәчәкләр өчен "ачкан". Быел аларга Липатовлар гаиләсе...
-
Яшәгән җиребез гөлбакча булсын
Бүген районыбызның кайсы гына почмагына барып чыкма - күпкатлы һәм шәхси йорт алларында, оешма, учреждение каршында күзләрне иркәләп чәчәк атып утыручы клумбаларны күреп сокланырга мөмкин. Чәчәкләрнең төрлелеге дә хәйран калдыра: аллы-гөлле петуния, дельфиниум, дәлия, кашкарый һәм башкалар. Ел саен аларның тагын да матуррак төрләре чыгып тора. Чәчәк түтәлләрен һәрдаим тәртиптә...
-
Рус Бортасындагы чишмәгә йөз ел
Чишмә янындагы таштагы язу бу хакта сөйли. Хәзер ул начар күренә, аклаган, әмма 1906 ел дип язылганны өлкәннәр һәм авыл халкы яхшы хәтерли. Районның башка бер авылында да чишмәләрне болай ташландык хәлгә китермәгәннәр. Бар матурлык чүп үләннәре һәм ботаклар белән капланган. Авыл халкына әлеге раритетны тәртипкә китерү комачауламас иде. Чишмә...
-
Район юлларында
Сезон башыннан районда юллардагы чокырларны ремонтлау өчен 2500 тонна асфальт тотылган. Зөфәр Вәлиев бригадасы районның барлык төп трассасында чокырларны ремонтлый. Әмма Тәтеш юнәлешендә «Аксолит» заводы ягыннан йөк транспорты агышы көчәйгәнлектән, аңа зур игътибар бирелә.
-
Тротуар төзи башладылар
Куйбышев Затонда брусчаткадан тротуар салу өчен әзерлек эше башланды. Бордюрлар кайтартылган, Столяров исемендәге клуб янында разметка ясалган һәм аларны куя башлаганнар. -Тулаем алганда, елгачылар поселогының Ленин урамында 360 метр брусчатка куелачак, - ди районның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин.- Планда шулай ук бу җәйдә Гагарин, Завод, Ленин, Яр буе,...
-
Чисталык аңа бәйле
Район үзәгендә һәм кайбер торак пунктларда яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларына хезмәт күрсәтүче "Благоустройство" ООО бригадасы эшен күзәткәне бардыр. Күзгә Хәмидә Гыймадиеваның сыйфатлы эше ташлана. Махсуслаштырылган машинага контейнерлар бушатылгач, тирә-якта чисталык тәэмин ителә. Хәмидә ханым хәтта җирдәге чүп-чарны да калдырмый. Әлеге бригада өч поселокка, "Волга" савыктыру лагерына, Сөйки кичүендәге мемориал комплексына хезмәт...
-
Изге эш
"Терминал" НПЗ бригадасы район үзәгендәге зиратны чистарта. Предприятие хезмәткәрләре корыган агачларны кисеп, чүп-чарны җыештыра. Поселок башлыгы урынбасары Нияз Камалиев коллективка һәм шәхсән Татьяна Александровна Гайсинага әлеге игелекле башлангычлары өчен рәхмәтле һәм халыкны бу эшкә кушылырга һәм өмә игълан ителгәндә актив катнашырга өнди.
-
Үзегез уйлап карагыз
Төзекләндерү ике айлыгы тәмамланды. Бу вакытта якын тирә һәм беркетелгән территорияләрне җыештыру өчен без атнага ике тапкыр чыктык. Газетабыз өмәләрдә ничек катнашу турында сорашып-белешү үткәрде һәм менә аның нәтиҗәләре. Сорашып-белүчеләрнең яртысы, 56,5 проценты, өмәләргә үзе теләп чыга. Газета басмалары да моны исбатлый. Болар - санкцияләнмәгән чүплекләрне, зират өсләрен чистарту. Бу...
-
Матурлык өчен
"Кама Тамагы"штп муниципаль берәмлек башкарма комитеты район үзәгендәге парк һәм урамнарны яшелләндерү өчен өч меңнән артык петуния чәчәге үсентеләре алып кайтты. Ял көннәрендә аларны район мәдәният йорты мәйданчыгы, үзәк урамнарга утырттылар. Дүшәмбе көнне МСУ хезмәткәрләре башкарма комитет эшчеләре белән бергә Җиңү паркы чәчәк түтәлләрен төзекләндерде.
-
Халыкара урман утырту көне
26 апрельдә районның барлык оешма һәм предприятиеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре, район үзәгенең ике мәктәбе агач үсентеләрен утыртуда актив катнашты. Олы Кариле урманчылыгы җитәкчесе Азат Хикмәтуллин Тәтеш питомнигыннан "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү үзәге янындагы паркка 135 каен, 100 миләш, 50 куак,12 нарат алып килде. Беренчеләрдән булып паркта каен үсентеләрен комплекслы газ...