Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәраәт кичәсен ничек уздырырга?
Бүген кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте.
-
Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга
Җомга көн – мөселманнарның догалары һəм изге гамəллəре кабул була торган мөбарəк бəйрəме.
-
19 гыйнвар – Хач ману бәйрәме
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда иң олы бәйрәмнәренең берсе - Хач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Хач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады
Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим, диелә котлауда.
-
Мәүлет ашы
Олы Яңасала авылында Аллаһыбызның илчесе-Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет ашы уздырылды.
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында “Рухи хәзинәбез” кичәсе үткәрелде + фото
Иске Казиле авылы мәдәният йортында татар халык авыз иҗатын пропагандалау, күңел җәүһәрләрен саклау, буыннан-буынга җиткерү максатыннан "Рухи хәзинәбез" дип исемләнгән мөнәҗәт һәм бәетләр әйтү кичәсе үткәрелде. Кичәне Коръән сүзе белән Сания Зыяфәтова ачты. Аннан һәркем үзе белгән һәм яратып әйткән бәет-мөнәҗәтләрне тәкъдим итте. Аеруча да матур, моңлы тавыш белән мөнәҗәт...
-
Һәр көнне кирәкле догалар
Мөселман кешесенең иң зур коралы - ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу - динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш куллана торган көндәлек...
-
Сихерне сихер белән дәвалап буламы? (Сорау-җавап)
"Соңгы араларда сихер турында еш ишетергә туры килә. Ә сихерне икенче сихер белән дәвалап буламы икән?" Бу сорауга, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә: - Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган. Бу имансызлык чагылышы булып тора. Җәбир шулай сөйләгән:...
-
Кама Тамагы районы Каратал авылы китапханәсендә “Ак калфак” әгъзалары ярдәмендә дәресләр үткәрелә + фото
"Рухи мәдәниятыбызның нигезе булган туган телне саклау, үстерү белән бергә, халык йолалары, бәйрәмнәре гореф-гадәтләрен дә җыю һәм теркәү, аларның йә матурлык, халык рухына якын булганнарын сайлап алып халыкка кире кайтару заррури вә гаять тә олуг бер эш ул". Аның әгъзалары ярдәмендә күп кенә дәресләр үткәрелә. Мәсәлән, "Безнең мирас" журналыннан Динә...
-
27 декабрьдә Кама Тамагы районы Олы Салтык мәдәният йортында мәүлид бәйрәме булып узды
Мәүлид аеның соңгы көннәре якынлаша. Бу уңайдан район күләмендә күп чаралар уздырылганын беләбез. 27 декабрь көнне безнең Олы Салтык мәдәният йортына да утыз бер кеше җыелды. Мәҗлесне районыбыз мөхтәсибе Яруллин Г.К. дога укып ачып җибәрде. Аны Хәбибуллин И.Х. дәвам итте. Галимулла хәзрәт бу кичәнең ничек барлыкка килүе, аның әһәмияте турында...
-
Кама Тамагы районы Кече Бортас авылы мәчетендә “Иман нуры” - дип исемләнгән мәүлид бәйрәме булып узды
Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган. «Мәүлид» - гарәп сүзе - туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк,...
-
Бүген Кама Тамагы районы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме булып узды +фото
Бу мөселманнарның иң зур, күркәм бәйрәмнәренең берсе район мөхтәсибәте, үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырылды. Кама Тамагы хакимият башлыгының беренче урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы үз чыгышында Мәүлиднең күп авылларда уздырылуын хәбәр итте, дини тәрбияне яшьләргә бирүдә аралашып, ярдәмләшеп эшләргә чакырды. Бүген илебездә матәм көне игълан ителде, биредәге...
-
Кама Тамагыннан хаҗга баручылар исән-сау әйләнеп кайтты
Хаҗ кылу - динебездә мөселманнарга фарыз булган бишенче багана. Мөмкинлеге булган һәркем аны гомерендә бер булса да үтәргә тиеш. Быел безнең районнан ике кеше хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Алар - Җәмигъ мәчете имамы Рафаил Асейнов һәм Көрәле авылыннан Рәшидә Харисова. Исән-имин әйләнеп кайтучы хаҗиларны олылап, мәчеттә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт,...
-
Кама Тамагы районы мөхтәсибәте Рамазан аенда кергән фитра сәдакасы акчасына 25 продуктлар җыелмасы пакеты әзерләп өләште
Рамазан аенда һәр мөселманга фитра сәдакасы бирү фарыз. Аны мохтаҗларга, ятимнәргә бирү зарур. Район мөхтәсибәте, шәхсән Галимулла хәзрәт Яруллин һәм Мөнирә абыстай Хәлилуллина Рамазан аенда кергән фитра сәдакасы акчасына 25 продуктлар җыелмасы пакеты әзерләп район үзәгендә яшәүче 14 яшькәчә булган мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы һәм ятим балаларга өләште. Аллаһы Тәгалә...
-
Кама Тамагы мәчетендә оештырылган гарәпчә, Коръән курслары уку елын төгәлләде
Йомгаклау дәресе итеп узган чәршәмбедә Җәмигъ мәчетендә Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Мөгәллимә Фәридә Рәмиева җитәкчелегендә 1-2-3 ел (6 айга гына сузыла ул). Йөрүчеләр кыска сүрәләр укыдылар, ә мөгаллимә Нурания Исмәгыйлева җитәкчелегендә Коръән сүрәләрен ятлаучылар башлангыч дини сабак алучыларга үрнәк итеп үз осталыкларын күрсәттеләр. Аеруча тырышлык белән укырга өйрәнүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән...