Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Кама Тамагы районы Кече Бортас авылы мәчетендә “Иман нуры” - дип исемләнгән мәүлид бәйрәме булып узды

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган. «Мәүлид» - гарәп сүзе - туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк,...

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган. «Мәүлид» - гарәп сүзе - туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьлөрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлид шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән.

Шушы унайдан 15нче декабрь көнне Кече Бортас авылы мәчетендә дә "Иман нуры" - дип исемләнгән мәүлид бәйрәме булып узды. Бэйрәмгә Олы Бортас Һәм Кече Бортас , Балчыклы авылыннан кунаклар килгән иде. Бәйрәмне оештыручы авылыбызнын имам хатибы Гайнетдинов Мөнир абый һәм Кече Бортас, Олы Бортас авылы халкы булды. Бәйрәмне авылыбызнын имам хатибы үзенең корьән сурәләре белән ачып жибәрде ,мәгънәле итеп вәгазьләр укылды.Килгән кунаклар тарафыннан мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде. Мәүлид бәйрәме чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм азагында шушы бәйрәмне оештыруда булышучыларга зур рәхмәт белдереп , исәнлек- саулык теләп, икенче елга да шулай исән-сау курешуләр насыйп булсын ,-дигән теләк белән бәйрәм табынына догалар укылды. Килгән кунаклар Бәйрәмнән кәнәгать калып таралыштылар.

Мәүлид ае мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев