Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан мөфтиенең изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин изге Рамазан ае башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
-
Пәйгамбәребез ае: шәгъбән аеның үзенчәлекләре
21 февраль көнне барча мөселманнар шәгъбән аена аяк басты. Ул 23 мартка кадәр дәвам итә. Шәгъбән – пәйгамбәребез галәйһиссәлам ае була. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, «әл-Ихлас» сүрәсен уку тәкъдим ителә. Шулай ук тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.
-
Бер кеше ашка мулла чакыра
Мулла киткәч, акчалары югала.
-
Рәҗәб ае башланды. Аны ничек уздырырга?
23 гыйнварда Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора.
-
Сине никадәр сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап килә
Кыямәт көнендә, гамәлләребез мизанга куелганда, адәм балалары: “Безне сөйләүчеләр, урынсызга кимсетүчеләр нишләп күбрәк булмады икән?” – дип үкенер ди.
-
«Әни булуның әҗере дә, бурычы да күп»
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлбәттә, кадерле кешеләребезгә хөрмәт-кадерне бу көндә генә күрсәтергә кирәк дигән сүз түгел бу. Хак динебез дә газизләребезгә карата мөнәсәбәтнең көн дә яхшы, күркәм булырга тиешлеген искәртеп тора.
-
Гыйлем алу – фарыз гамәл
Көзнең дә бер ае үтте. Бакча-кырлардан уңыш җыелып, кышка әзерләп куелды. Үзебезгә кулланырга насыйп булсын!
-
Мәүлид бәйрәмен ничек билгеләп үтәргә тиешбез?
Бүген Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Күбебез «мәүлид» сүзенең мәгънәсен аңлап бетерми, аның ни өчен бәйрәм ителүе турында да мәгълүматыбыз җитеп бетми.
-
Аллаһ ризалыгын алган кешенең бәхет ишекләре ачылыр
Бер остаз шәкертләреннән: - Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? - дип сорады. Шәкертләренең берсе: - Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен, - дип җавап бирде. Икенчесе исә: - Гыйбадәт өчен яратылдык, - дип җавап кайтарды. Ә өченчесе: - Изгелекләр эшләр өчен, - дип әйтте...
-
Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди
Ислам дине һәм мөселманнар турында калыплашкан ямьсез фикерләр шактый. Әйтик, бу дин кешеләрне мәҗбүриләү һәм чикләүдән кала башканы белми, мөселман кеше – террорчы һәм экстремист… Әлбәттә, дини белеме булган һәм иманы нык кеше мондый сүзләр әйтү түгел, андый фикерне башына да китермәс. Шулай да ислам дине – нинди дин? Диндә мәҗбүриләү бармы? Башкаларга хөрмәт белән карау турында ни диелә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Наил хәзрәт Йосыпов белән бергәләп эзләдек.
-
Гайбәт белән гыйбрәтне ничек аерырга?
Аллаһы Тәгалә адәм балаларына бик зур нигъмәт биргән. Ул да булса – тел. Шул ук вакытта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) телебез аркасында зур гөнаһларга батуыбыз турында да кисәтә.
-
Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.
-
Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә
Ел саен май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан 6 майга каршы төндә) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.
-
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрелү вакыты билгеле
2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.
-
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады
2022 елның 26 апрелендә фитр һәм зәкят нисаблары күләме кабат үзгәрде. Бу кыйммәтле металлар базарының тотрыксыз булу белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.