Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

27 декабрьдә Кама Тамагы районы Олы Салтык мәдәният йортында мәүлид бәйрәме булып узды

Мәүлид аеның соңгы көннәре якынлаша. Бу уңайдан район күләмендә күп чаралар уздырылганын беләбез. 27 декабрь көнне безнең Олы Салтык мәдәният йортына да утыз бер кеше җыелды. Мәҗлесне районыбыз мөхтәсибе Яруллин Г.К. дога укып ачып җибәрде. Аны Хәбибуллин И.Х. дәвам итте. Галимулла хәзрәт бу кичәнең ничек барлыкка килүе, аның әһәмияте турында...

Мәүлид аеның соңгы көннәре якынлаша. Бу уңайдан район күләмендә күп чаралар уздырылганын беләбез. 27 декабрь көнне безнең Олы Салтык мәдәният йортына да утыз бер кеше җыелды. Мәҗлесне районыбыз мөхтәсибе Яруллин Г.К. дога укып ачып җибәрде. Аны Хәбибуллин И.Х. дәвам итте. Галимулла хәзрәт бу кичәнең ничек барлыкка килүе, аның әһәмияте турында сөйләде, халык биргән сорауларга җавап бирде, үзенең кайбер фикерләрен җиткерде. "Мәүлид" -туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәт пәйгамбәр туган көн. Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар, мөнәҗәтләр әйтү, хәер-догалар өләшү-Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә.

Кичәдә Исмәгыйлова Р.Ш., Заһидулина Х.Р., Садыйкова Г.Х. мөнәҗәтләр әйттеләр. Соңыннан чәй табыны артына утырыштык. Шушы күркәм Мәүлид кичәсенә шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап һәм бер-беребезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев