Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда хатын-кызлар арасында коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла
8 март көнне Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бәйге өч номинациядә уздырыла: I - 0,5 җүз, II - 1 җүз, III - 2 җүз. Бәйгедә катнашучылар сигез категориядә...
-
27 декабрь көнне район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә Мәүлид мәҗлесе үткәрелде
Анда Коръән сүрәләре укылды, районыбыз мөслимәләре, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә салаватлар әйтте. Остазыбыз Фәридә Рәмиева Пәйгамбәребез тормышы, аның югары әхлагы турында сөйләде. Остабикәләр Гөлсинә Ганиева, Нурания Исмагыйлева мөнәҗәтләр әйтте. Районыбыз абыстае Мөнирә Хәлилуллина вәгазь сөйләде. Барыбызга да Раббабыз тарафыннан олуг рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд...
-
Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин утарында мәҗлес үткәрелде (фото)
12 декабрьдә Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин утарында "Таттелеком" ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән мәҗлес үткәрелде. Чараны Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе район Советының Олы Салтык округы депутаты Миңнур Нәбиуллин оештырды. Авылдашлар якташыбыз Туфан Миңнуллинны хөрмәтләп искә алдылар, имам-хатыйп Илдус Мөхәммәдуллин Коръән сүрәләре укыды. Аннары җыелган халык түгәрәк өстәл...
-
Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә район мөслимәләр берлеге түгәрәк өстәл уздырды (фото)
Аңа район үзәгеннән кайнана һәм киленнәр, Кама Тамагы урта мәктәбендә укучы 8 сыйныф кызлары чакырылган иде. Сөйләшүдә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр нинди булырга тиешлеге хакында барды. Чараны дога укып мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. "Җир йөзенә Аллаһы Тәгалә барлык нигъмәтне парлы рәвештә биргән",-диде ул һәм өлкән апаларга мөрәҗәгать итеп: "Сез...
-
Кама Тамагы мөгаллимнәре белем эсти
3 декабрьдә башкалабызның Милли мәдәни үзәгендә мәчетләр каршында башлангыч дини сабак бирүче мөгаллим-мөгаллимәләрнең белемен күтәрү буенча бер көнлек курс эшләде. Аны ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте, РИУ оештырды. Җыелышта Ислам диненең асылы, аның төп нигезләре, әдәп, әхлак тәрбия буенча галимнәр, шул исәптән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эчтәлекле, мавыктыргыч һәм дәлилле чыгышлар...
-
Кама Тамагы районы балалары изгелек турында язалар
Август уртасында район мөхтәсибе Галимулла Яруллин тарафыннан район күләмендә 7-14 яшьтәге балалар өчен дини сабан туе үткәрелде. Анда төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары, дини темаларга сорауларга җаваплар бирү белән бергә зур итеп ясалган "Изгелек агачы" рәсеме куелган иде. "Син нинди изгелек кыласың?" - дигән сорауга балалар зур яшел "яфраклар"га җаваплар...
-
Рафика Хәйруллина мөслимәләр очрашуыннан алган тәэсирләре белән каматамагылылар белән уртаклашты
«Сабый чагыңда балаңа Аллаһыны мактамасаң, картлыгыңда балаңнан Аллаһка зар кылырсың. Юл йөрергә яратам мин. Төрле кешеләр белән очрашасың, гыйбрәтле хәлләр-турында ишетәсең, күп яңалыклар беләсең. Тирән мәгънәви гыйбарәләр турында уйланасың, аларны күңел түренә урнаштырасың» - ди Рафика ханым. Ул очрашудан алган тәэсирләре белән газета укучылары белән уртаклаша. Абыстайлар белән очрашып сөйләшү...
-
Мөфти хәзрәтләренең китабы дөнья күрде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа ктиабы дөнья күрде. Әлеге хезмәт "Каберләрне зиярат кылу. Шәригать кануннары һәм әдәп кагыйдәләре" ("Посещение могил. Предписания шариата и правила приличия"), дип атала. Әлеге хезмәттә каберлекләрне зиярат кылу, мәрхүмнәрне искә алу, алар рухына дога кылу, хатын-кызларның зиратка барулары һәм башка мәсьәләләр шәригать күзлегеннән карала. Тормыш...
-
"Кол Шәриф" мәчетендә мөселман киемнәре модасын күрсәтү дефилесы узды
Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда "Сәнгатьләр төне" кысаларында Казанның яшь дизайнерларының эксклюзив коллекциясеннән мөселман киемнәре дефилесы узды. Татарстанның иң зур мәчетендә халыкара аренада танылган профессионаллар, шулай ук Казан уку йортлары студентлары үз эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында 2 коллекция булдырган Флора Ларина аерылып торды. "Мин мөселман кызлары өчен кием-салым тегә...
-
Кама Тамагы район үзәгеннән Рафика Хәйруллина Казанда абыстайларның эшлекле сөйләшүдә катнашты
3 ноябрьдә Казанда "Туган авылым" комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Гаилә хатын-кызлар һәм балалар эше буенча комитет районнардан абыстайларны эшлекле сөйләшүгә җыйды. Әлеге комитетның җитәкчесе Наилә Җиһаншина 10 еллык эш тәҗрибәсен бәян итте, урыннарда хатын-кыз иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген активлаштыру юнәлешләрен билгеләде, кайбер районнарның эшенә тукталды, бурычлар билгеләде. Безнең районнан...
-
Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә курсларда укулар дәвам итә
Дүшәмбе көнне 17.00 сәгатьтә- 2 сыйныф, пәнҗешәмбе: 8.30 да - 1 сыйныф( яңа өйрәнә башлаучылар), 10.00- 3 сыйныф. Дәресләрне остаз Фәридә Рәмиева алып бара. Гарәп язуын һәм ислам дине нигезләрен үзләштерергә теләүче район мөслимәләрен укуларда көтеп калабыз.
-
Иң яхшы абыстайны билгеләделәр
27 октябрьдә Казанда тантаналы чара - "Иң яхшы абыстай-2015" республикакүләм бәйге узды. Бәйгедә катнашу өчен мәчетләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә укытучы хатын-кызлар чакырылды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге; Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Татарстан Мөселманнар берлеге оештырды. Проектның программасы...
-
Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә курслар дәвам итәчәк
29 октябрь, пәнҗешәмбе көнне, сәгать 10.00да район үзәгендәге Җәмигъ мәчетендә мәчет янындагы курсларны дәвам итү мәсьәләләре буенча оештыру җыелышы үткәрелә. Гарәп язуын һәм ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрне, алда биредә белем алган өлкәнрәк сыйныф укучылары да көтелә.
-
Корбан гаете намазын кайчан укыйбыз
10 август көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды. Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: быел Корбан...
-
Игелекле чара
5 апрельдә Җәмигъ мәчетендә район үзәгендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара үткәрелде. Мәчеттә Коръән укырга өйрәнүчеләр һәм бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр балаларга бүләкләр әзерләде. Чакырылган балалар әниләре белән мәчетне карап чыкты, аның матурлыгына сокланды. Мөәзин Рафаэль Асейнов Коръән сүрәләре укыды. Район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин вәгазь...