Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Кама Тамагы районы балалары изгелек турында язалар

Август уртасында район мөхтәсибе Галимулла Яруллин тарафыннан район күләмендә 7-14 яшьтәге балалар өчен дини сабан туе үткәрелде. Анда төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары, дини темаларга сорауларга җаваплар бирү белән бергә зур итеп ясалган "Изгелек агачы" рәсеме куелган иде. "Син нинди изгелек кыласың?" - дигән сорауга балалар зур яшел "яфраклар"га җаваплар...

Август уртасында район мөхтәсибе Галимулла Яруллин тарафыннан район күләмендә 7-14 яшьтәге балалар өчен дини сабан туе үткәрелде. Анда төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары, дини темаларга сорауларга җаваплар бирү белән бергә зур итеп ясалган "Изгелек агачы" рәсеме куелган иде. "Син нинди изгелек кыласың?" - дигән сорауга балалар зур яшел "яфраклар"га җаваплар язып, "агач ботаклары"на элеп куйды.


Менә шуларның кайберләре, балалар үзләренекен, шаять, танырлар. Әйдәгез, бергәләп укыйк. "Карт кешеләргә булышам", "Намаз укыйм" (Салават), "Хәерле юл, сезгә! Исән булыгыз!", "Бөтен өйне җыештырам", "Әбиләргә булышырга, кечкенәләргә тимәскә" (Инсаф), "Күршеләргә булышам", "Әти-әнигә ярдәмче, инсафлы булырга тырышам" (Илфак), "Әти-әнигә рәхмәт, әти-әнине яратам", Аллаһ, иншааллаһ, сөбханаллаһ сүзләре күп кабатланган. Шәфкатьлелек дигән сүзне дә изгелеккә керткән берәү.

Әйтергә кирәк, балалар сайлап та чакырылмаган иде, ә ул көне "Изгелек агачы"ннан әнә шундый "җимешләр" җыйдык. Барысын да язып чыгу мөмкин түгел, чара 100 балага исәпләнгән иде. Әле беренче генә тапкыр үткәрелсә дә, балалар бик актив уйнады, оештыручыларга рәхмәт әйтеп тагын да үткәрелсә иде, дигән бердәм теләк белдерделәр. Анысы киләчәк эше, Аллаһы боерса, дәвамы булыр. Төрле авыллардан балаларга бергә бәйрәм ясау, аларга азмы-күпме үгет-нәсихәт бирү күңелләрендә изге ният хисе уятыр. Тагын ныграк та хәзерләнә торыгыз, диясе килә.

Таш эчендә берни үсми, таш кебек каты бәгырьле кешедән һич файда чыкмас, дигән хәдисе бар Пәйгамбәребез с.г.в.нең. Баланы изге күңелле, игелекле итеп тәрбияләүне бишектән алда гына түгел, яралгы чакта ук тәрбияләргә кирәк, диләр хәзер. Ә тәрбия - баланы тормышка әзерләү - кыен хезмәт ул. Һәрнәрсә кечкенәдән башлана. Бала күңеле, киптергеч кәгазь кебек үзенә тиз сеңдерә, гаиләдә, олылардан яхшысын да, яманын да күреп үсә. Яхшыны яхшы дип өйрәтер өчен, балам чын кеше булсын дисәң, ата-ана, әби-бабай үрнәге кирәк.

"Изгелек агачы"на эленгән сүзләрдән күренгәнчә, балалар изге гамәлләр, игелекле эшләрнең ни икәнен беләләр. Күркәм, матур сүзләр язганнар. Сүз үзе дә тәрбияли бит. Әйтик, әти-әнисенә баласы рәхмәт, дия, хәерле иртә, тыныч йокы, сау булыгыз һ.б. дип тели белә икән, аның инде үскәч тә, иншалла, карт ата-анасына рәхмәтле булачагына шикләнергә урын юк. Үз үрнәгеңдә яхшы тәрбиянең татлы җимешен тату сөенеч, ләззәтле бәхет ул.

Сабан туендагы "Изгелек агачы" күңелдә шундый тәэсирле хисләр калдырды. Мин моны, соң булса да, уң булсын, дип әйтми калдыра алмадым. Сезнең тирәдә нинди изге гамәлләр кылына? Әйдәгез, теманы дәвам итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев