5 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы балалары изгелек турында язалар
Август уртасында район мөхтәсибе Галимулла Яруллин тарафыннан район күләмендә 7-14 яшьтәге балалар өчен дини сабан туе үткәрелде. Анда төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары, дини темаларга сорауларга җаваплар бирү белән бергә зур итеп ясалган "Изгелек агачы" рәсеме куелган иде. "Син нинди изгелек кыласың?" - дигән сорауга балалар зур яшел "яфраклар"га җаваплар...
-
“Кама Тамагы” АХПның Карамал бүлекчәсе механизаторы Хәлим Вәлиевның хезмәт стажы 25 елга якын
Ул хезмәт эшчәнлеген яшьтән, Олы Кариле урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Авыл хуҗалыгы техникасы - катлаулы механизм, күнекмәләрдән тыш, махсус белем дә кирәк. Хәлим Хәниф улы Куйбышев Затон штпдагы ПУ-72 училищесын һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый, киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге ала. Совет Армиясе сафларында...
-
Кама Тамагы эш бирүчеләренең Пенсия фонды алдындагы бурычы 9,5 млн.сум тәшкил итә
Районда мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә кертемнәр буенча 19 түләүченең бурычы бар. Өч түләүченең бурычы 1 миллион сумнан артып китә. Татарстан Республикасының Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе ягыннан закон кысаларында бурычны түләттерү буенча чаралар күрелә. Бу юнәлештә пенсия фонды идарәсе район прокуратурасы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли,...
-
Кама Тамагы район үзәгендә яшәүчеләрнең үзсалым программасында катнашуы турындагы референдум 13 декабрьдә узачак
"Сез үзсалым буенча референдумда катнашырга һәм җәяүлеләр күперен ремонтлау, зиратны төзекләндерү һәм контейнер мәйданчыклары булдыруга 300 сум бирергә ризамы?". Без поселок халкына шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ләйсән Рахманова, үзәк китапханә директоры: "Безнең гаилә узган ел да үзсалым программасында катнашты, быел да читтә калмаска исәп һәм уртак эшкә үз өлешебезне...
-
Бүген Кама Тамагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казанда шимбә ярминкәсендә сату итә
Киров районында - Краснококшайский урамы 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Кама Тамагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәчәк.