Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы район үзәгендә яшәүчеләрнең үзсалым программасында катнашуы турындагы референдум 13 декабрьдә узачак

"Сез үзсалым буенча референдумда катнашырга һәм җәяүлеләр күперен ремонтлау, зиратны төзекләндерү һәм контейнер мәйданчыклары булдыруга 300 сум бирергә ризамы?". Без поселок халкына шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ләйсән Рахманова, үзәк китапханә директоры: "Безнең гаилә узган ел да үзсалым программасында катнашты, быел да читтә калмаска исәп һәм уртак эшкә үз өлешебезне...

"Сез үзсалым буенча референдумда катнашырга һәм җәяүлеләр күперен ремонтлау, зиратны төзекләндерү һәм контейнер мәйданчыклары булдыруга 300 сум бирергә ризамы?". Без поселок халкына шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.


Ләйсән Рахманова, үзәк китапханә директоры: "Безнең гаилә узган ел да үзсалым программасында катнашты, быел да читтә калмаска исәп һәм уртак эшкә үз өлешебезне кертәчәкбез. Поселогыбызның елдан ел матурлануы, төзекләндерелүе, ха-лыкның мондый кирәкле һәм файдалы акцияләрдә катнашырга әзер булуы сөендерә".

Дмитрий Бобров, күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы: "Үзсалым программасында катнашачакмын. Безнең гаилә былтыр да анда катнашты. Бу җыелган акчаларны кушып, поселок халкы өчен көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы мөмкинлек".

Әлфия Гыймадиева, хезмәткәр, пенсия алды яшендә: "Үзсалым сүзе күптән безнең тормышыбызга үтеп керде. Үз поселогым өчен миңа 300 сум акча кызганыч түгел. Акчамның җәяүлеләр күперен төзекләндерүгә тотылачагын белгәч, мин бик шатландым. Бу мәсьәләгә поселок халкы битараф түгел дип уйлыйм, күпләр үз торган җире, урамының төзеклеге өчен борчыла. Бездә үзсалым турында карар кабул итсәләр, мин, әлбәттә, ремонтка бу сумманы кызганмаячакмын".

Радик Әхмәтҗанов, хәрби пенсионер: "Үзсалым - халыкны борчыган мәсьәләрне хәл итү өчен җирле бюджетны тулыландыру чыганагы. Һәркем үзсалым түләргә әзер дип әйтсәк, арттыру булыр. Кешеләр үзсалымның ниндидер эш өчен билгеле бер кертем икәнен һәм аның һәр кешедән торуын аңларга тиеш. Мин һәм минем күпчелек дусларым «риза» дип тавыш бирәчәкбез. Без поселок бюджетының сай булуын аңлыйбыз һәм шуңа күрә үзсалымның уңай якларын күрәбез".

Илдар Хәйруллин, эшче: "Соңгы елларда яраткан поселогыбызда яхшы үзгәрешләр күзәтелә. Социаль объектлар, юллар, торак ремонтлана һәм төзелә. Болар барысы да безнең өчен һәм безнең балаларыбыз, оныкларыбыз өчен эшләнелә. Поселогыбызны уңайлы итү өчен һәрберебезгә тырышырга кирәк. Бу эштә һәркемнең өлеше мөһим"."Сез үзсалым буенча референдумда катнашырга һәм җәяүлеләр күперен ремонтлау, зиратны төзекләндерү һәм контейнер мәйданчыклары булдыруга 300 сум бирергә ризамы?". Без поселок халкына шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Ләйсән Рахманова, үзәк китапханә директоры: "Безнең гаилә узган ел да үзсалым программасында катнашты, быел да читтә калмаска исәп һәм уртак эшкә үз өлешебезне кертәчәкбез. Поселогыбызның елдан ел матурлануы, төзекләндерелүе, ха-лыкның мондый кирәкле һәм файдалы акцияләрдә катнашырга әзер булуы сөендерә".

Дмитрий Бобров, күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы: "Үзсалым программасында катнашачакмын. Безнең гаилә былтыр да анда катнашты. Бу җыелган акчаларны кушып, поселок халкы өчен көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы мөмкинлек".

Әлфия Гыймадиева, хезмәткәр, пенсия алды яшендә: "Үзсалым сүзе күптән безнең тормышыбызга үтеп керде. Үз поселогым өчен миңа 300 сум акча кызганыч түгел. Акчамның җәяүлеләр күперен төзекләндерүгә тотылачагын белгәч, мин бик шатландым. Бу мәсьәләгә поселок халкы битараф түгел дип уйлыйм, күпләр үз торган җире, урамының төзеклеге өчен борчыла. Бездә үзсалым турында карар кабул итсәләр, мин, әлбәттә, ремонтка бу сумманы кызганмаячакмын".

Радик Әхмәтҗанов, хәрби пенсионер: "Үзсалым - халыкны борчыган мәсьәләрне хәл итү өчен җирле бюджетны тулыландыру чыганагы. Һәркем үзсалым түләргә әзер дип әйтсәк, арттыру булыр. Кешеләр үзсалымның ниндидер эш өчен билгеле бер кертем икәнен һәм аның һәр кешедән торуын аңларга тиеш. Мин һәм минем күпчелек дусларым «риза» дип тавыш бирәчәкбез. Без поселок бюджетының сай булуын аңлыйбыз һәм шуңа күрә үзсалымның уңай якларын күрәбез".

Илдар Хәйруллин, эшче: "Соңгы елларда яраткан поселогыбызда яхшы үзгәрешләр күзәтелә. Социаль объектлар, юллар, торак ремонтлана һәм төзелә. Болар барысы да безнең өчен һәм безнең балаларыбыз, оныкларыбыз өчен эшләнелә. Поселогыбызны уңайлы итү өчен һәрберебезгә тырышырга кирәк. Бу эштә һәркемнең өлеше мөһим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев