Дин рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәйрәм намазы
Корбан бәйрәменә бәйрәм намазы 4 октябрьдә республиканың барлык мәчетләрендә 7.20 сәгатьтә башлана. Мондый карарны ТР Мөселманнарының Диния назәрәте Лаеш районында күчмә пленумда кабул итте.
-
“Авыз ачарга ашыгучы кешеләр- бәхетле”
Пәйгамбәребезнең әнә шундый хәдисе бар: Күңелләребезне яхшылыкка, игелеккә, буйсынучанлыкка, түземлеккә, ашаган ризыгыбыз, эчкән суларыбызның, аларның безгә илаһыбызның биргән зур нигъмәте булуын аңларга өйрәткән, зур сөенечләр белән көтеп алган рамазан аеның да соңгы ункөнлегенә кердек. Һәркайсыбызга исән-имин, тыныч булып гает көннәре шатлыкларына да ирешергә насыйп булсын. Рамазан аенда тагын бер саваплы...
-
Ифтар мәҗлесе
18 июльдә район үзәгендә районыбызда яшәүче һәм эшләүче мәхәлләләребезгә гыйбадәткә йөрүче һәм ураза тотучы Кама Тамагы штпда яшәүче мөселман кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катншаты. Мәҗлестә Зөфәр Галимулла улы районбызда барган төзелеш яңалыклары, авылларыбыздагы яшәеш турында сөйләде һәм күмәк башкарып чыга алырлык, халыкка кирәкле...
-
28 июньдә Рамазан башлана
Быел Рамазан ае 28 июньдә башлана, ә тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә җомга, 27 июньдә укыла башлый. Быел Гает бәйрәме 28 июль, ә Корбан бәйрәме 4 октябрьгә туры килә. "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә бу көннәр бәйрәм - ял көннәре була.
-
Берләшегез, бердәм булыгыз!
2 гыйнварда Һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе-рәбигуль-әүвәл башланды. Бу- Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган ай. "Мәүлид" гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата. Әлеге уңайдан ай дәвамында дини мәҗлесләр, мохтаҗларга ярдәм чаралары оештырыла. Иншалла, соңгы елларда дини бәйрәмнәр ил күләмендә билгеләп үтелә. Мәүлид бәйрәмен 15 гыйнварда район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ихлас,...
-
Хаҗилар белән очрашу
Безнең якларда моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән хәл - Хаҗ кылучы мөселман кан-кардәшләребез артканнан-арта бара. Кызыксынучылар да бар. Шуны истә тотып, район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Җәмигъ мәчетендә, хаҗи-хаҗияләрне җыеп, әңгәмә үткәрде. Очрашуда авыл имамнары, мөслимәләр, кызыксынучылар катнашты. Безнең районнан соңгы 6-7 ел эчендә генә дә 10нан артык кеше хаҗ сәфәре кылып кайтты. Мөхтәсиб...
-
Ачылышка чакырабыз
Районыбызда һәм читтә яшәүче кадерле дин кардәшләребез! Сезне 11 октябрь көнне сәгать 11.00дә яңа мәчет ачылу тантанасына чакырабыз. Кама Тамагы штп Гагарин ур, 5. Ачылыш тантанасыннан соң җомга намазы укылачак.
-
2013 елда хаҗны оештыру турында
Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 2013 елда Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга 16400 кеше барачак. 2013 елда дөньяда короновирус инфекциясенең 81 очрагы теркәлгән, шуның 45е кеше үлеме белән тәмамланган. Иң күп авыручылар Согуд Гарәбстанына туры килә. Согуд Гарәбстаны Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек саклау Бөтендөнья оешмасына...
-
Бердәмлектә көч
ТРда мөфти вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Кама Тамагында район муллалары белән танышты. Ул сорауларга җаваплар бирде, бердәмлекне ныгытуга, социаль проектларны оештыруга, диннең мәгариф белән берлектә эшләвенә басым ясады. Очрашуда МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты.
-
Бу мөбарәк бәйрәм көн
24 гыйнвар көне район мәдәният йортында күпсанлы мөселман кардәшләребез, чакырылган кунаклар, районда үткәрелгән мөнәҗәтләр әйтү конкурсында җиңүчеләр катнашында Мәүлид кичәсе булып узды. Бу дөньяда һәр эш-гамәл Аллаһының рәхмәте белән башкарыла. Изге китапта Раббыбызның рәхмәтеннән башка агачтан яфрак та төшмәс, диелә. Хакимият башлыгы Зөфәр Гарәфиевның бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән чыгуы, оештыручылар-...
-
Мәүлид кичәләре дәвам итә
Мөселман халкы Пәйгамбәребез с.г.в.не хөрмәтләү йөзеннән Мәүлид аена керү белән кичәләр, мәҗлесләр үткәрә. Борынгыдан безнең көннәргәчә буыннан-буыннарга күчеп килгән әлеге күркәм йолалар, гореф-гадәтләребез татарлар арасында дәвам итә. Авылларда җыелышып Мәүлид мәҗлесләре, кичәләр үткәрелә. Анда Аллаһы Сөбхәнәһү вә тәбәрәкәгә хәмед-сәнәләр әйтеп, Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в.салават-шәрифләр укыла. Аллаһ хөкемнәрен үзенең яшәү рәвеше белән...
-
Күңелләрдә иман нуры
Рабигүль әүвәл (Мәүлид) аеның 12се- Ислам дөньясында зур тантана көне, мөселманнарның зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаҺу галәйһи үәсәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган көнендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, бу көннәрдә мәҗлесләр ясап, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү, фәкыйрь һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтү, шулай ук бу...
-
Корбан мәҗлесе
2 ноябрьдә, районның туган якны өйрәнү музеенда Корбан мәҗлесе оештырылды. Кама Тамагы штп мәчете мулласы Раил Сабитов корбанга багышлап коръән укыды. Аннан соң үзенең вәгазендә җәмгыятебезне артка чигәргән әхлаксыз гамәлләрне булдырмауда диннең урыны, рухи яңарыш турында сөйләде. Мәҗлестә катнашучыларның дин тотуга багышланган сорауларына җавап бирде. Шуннан соң табын оештыру һәм...
-
Корбан мәҗлесе
Узган шимбәдә, корбан гаетенең соңгы өченче көнендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев якташыбыз, драматург, язучы Туфан ага Миңнуллин рух-шәрифенә атап корбан чалдырды. Аның мәҗлесе Туфан ага ярдәме белән корылган Олы салтык мәктәбендә үтте. Корбан мәҗлесенә район һәм авыл имамнары, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Имамнар мәчеттә өйлә намазы укып килгәч,...
-
25 октябрь - Корбан бәйрәме
Астрономик обсерваториянең фәнни тикшеренүләре нигезендә, мөселман илләрендә, дини мәктәпләр килешүе белән (Татарстан мөселман Диния нәзарәте шуларга таянып эшли), ТР казыйлар Советы исәпләвенчә, ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне- 2012 елның 16 ноябре, ә Корбан бәйрәменең беренче көне-25 октябрьгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме- 2012 елның 25...