Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Мәүлид кичәләре дәвам итә

Мөселман халкы Пәйгамбәребез с.г.в.не хөрмәтләү йөзеннән Мәүлид аена керү белән кичәләр, мәҗлесләр үткәрә. Борынгыдан безнең көннәргәчә буыннан-буыннарга күчеп килгән әлеге күркәм йолалар, гореф-гадәтләребез татарлар арасында дәвам итә. Авылларда җыелышып Мәүлид мәҗлесләре, кичәләр үткәрелә. Анда Аллаһы Сөбхәнәһү вә тәбәрәкәгә хәмед-сәнәләр әйтеп, Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в.салават-шәрифләр укыла. Аллаһ хөкемнәрен үзенең яшәү рәвеше белән...

Мөселман халкы Пәйгамбәребез с.г.в.не хөрмәтләү йөзеннән Мәүлид аена керү белән кичәләр, мәҗлесләр үткәрә.

Борынгыдан безнең көннәргәчә буыннан-буыннарга күчеп килгән әлеге күркәм йолалар, гореф-гадәтләребез татарлар арасында дәвам итә. Авылларда җыелышып Мәүлид мәҗлесләре, кичәләр үткәрелә. Анда Аллаһы Сөбхәнәһү вә тәбәрәкәгә хәмед-сәнәләр әйтеп, Рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в.салават-шәрифләр укыла. Аллаһ хөкемнәрен үзенең яшәү рәвеше белән күрсәтеп безләргә үрнәк калдырган аның илчесе тормыш белән таныштыру, аны оныттырмас, икенче буыннарга да тапшырырга кирәклеген искә төшергән мәҗлес-бәйрәмне туган якны өйрәнү һәм тарихи музее хезмәткәрләре дә оештырды. Рәсимә Нәҗмиева чакырылган кунакларны әүвәл Т.Миңнуллин музей-йорты, андагы истәлекле экспонатлар белән таныштырды. Аннары төп музей бинасында түгәрәк табын артында Мәүлид кичәсе билгеле бер тәртиптә барды. Халкыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын-җәүһәрләрен барлап, сакларга, хәтерләрне яңартып буыннарга күчерү максаты белән район тарихына бер сәхифә өстәүчеләргә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев