Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан мәҗлесе

2 ноябрьдә, районның туган якны өйрәнү музеенда Корбан мәҗлесе оештырылды. Кама Тамагы штп мәчете мулласы Раил Сабитов корбанга багышлап коръән укыды. Аннан соң үзенең вәгазендә җәмгыятебезне артка чигәргән әхлаксыз гамәлләрне булдырмауда диннең урыны, рухи яңарыш турында сөйләде. Мәҗлестә катнашучыларның дин тотуга багышланган сорауларына җавап бирде. Шуннан соң табын оештыру һәм...

2 ноябрьдә, районның туган якны өйрәнү музеенда Корбан мәҗлесе оештырылды.

Кама Тамагы штп мәчете мулласы Раил Сабитов корбанга багышлап коръән укыды. Аннан соң үзенең вәгазендә җәмгыятебезне артка чигәргән әхлаксыз гамәлләрне булдырмауда диннең урыны, рухи яңарыш турында сөйләде. Мәҗлестә катнашучыларның дин тотуга багышланган сорауларына җавап бирде. Шуннан соң табын оештыру һәм әзерләүдә катнашкан, үзеннән өлеш керткән һәркемгә әҗер-савап сорап дога кылды.

Әлеге мәҗлесне оештыручы Ирания Сәгъдиева корбан мәҗлесләре үткәрү аларда күркәм йола булып китүен, монда өлкәннәрнең аралашу мөмкинлеген ассызыклап, әлеге мәҗлестә булышлык күрсәткән Рәсимә Нәҗмиевага, Лилия Гомәровага үзенең рәхмәтен җиткерде. Килүчеләр кызыксынып музей күргәзмәләре белән танышып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев