8 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез. Сез - авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр кешеләре. Сезгә мөһим бурыч - закон һәм хокук тәртибе сагында тору, теләсә нинди җинаятьчел күренештән гражданнарның тынычлыгын һәм гомерен саклау бурычы...
-
Чират – татлы тамырга
Бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыю күптән тәмамланса да, "Кама Тамагы" АХП хезмәтчәннәренең кырларда эше бар әле, чөнки өч ел инде "Ак Барс" холдинг компаниясе белән килешү нигезендә бу предприятие җирләрендә мең гектар шикәр чөгендере игелә. Әлеге татлы тамыр безнең республика өчен яңа культура түгел. Кайчандыр ул барлык колхоз-совхозларда чәчү...
-
Без дә булдык ярминкәдә
3 ноябрьдә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре Дәрвишләр бистәсендә шәһәр халкына үз продукциясен тәкъдим итте. Ит, сөт продукциясе, ашлык, фураж, печән, бал - барлыгы 1 миллион 300 сумлык товар сатылган. Шәхси эшмәкәрләр: «Уют» һәм «юмарт» кибетләре казанлыларга яңа пешкән икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, сөт, колбаса, балык тәкъдим итте. Олы Кариле, Олы...
-
Минем торагым
2012 елның 1 сентябренә кадәр исәпкә куелган яшь гаиләләргә агымдагы елның 21 ноябренә кадәр 2013 елда социаль түләү алу өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы исемлегенә кертү максатында яңадан теркәү узарга кирәк. Әлеге теркәү 2011-2013 елларга максатчан «Торак» федераль программаның «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын 2013...
-
Цифрлы гасыр мәктәбе
Куйбышев Затон штп кадет мәктәп-интернаты коллективы "Цифрлы гасыр мәктәбе" Гомумроссия мәктәбе проектында актив катнашты һәм мәгариф учреждениесе укытучылар коллективы тарафыннан проект кысаларында тәкъдим ителгән заманча мәгълүмати технологияләр һәм цифрлы фән методик материаллар мөмкинлекләреннән файдаланган өчен диплом белән бүләкләнде. Шулай ук А. Ильин (КМИ директоры), И. Гобәйдуллин (тарих, татар теле укытучысы),...
-
Үлем сатылган урын турында хәбәр ит!
12-23 ноябрьдә районда «Үлем сатылган урын турында хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә. Аның максаты - халык игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итү. Акция кысаларында наркоконтроль идарәсенең кайнар линиясе (8-84374) 3-17-99 телефоны эшли. Хәбәрне аноним бирергә мөмкин. Бер кеше дә наркотиклар булган урында үзен имин...
-
Тәртип сагында торучылар
7 ноябрьдә район мәдәният йортында эчке эшләр органы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды. "Югары Ослан" полиция бүлеге җитәкчесе Роберт Хөснетдинов ОВД ветераннары, Кама Тамагы бүлекчәсенең шәхси составын һөнәри бәйрәм белән котлады. Ул яңа вакытның алга куелган бурычларын хәл итүдә яңа нәтиҗәле алымнарын таләп итүен билгеләп үтте. Роберт Хөснетдинов эшләүче...
-
Муниципаллар ярышты
6 ноябрьдә Яшел Үзәндә ТР муниципаль район җирле үзидарәләре, шәһәр округлары, ТРда дәүләт хакимияте башкарма органнары территория бүлекчәләре хезмәткәрләре арасындагы спартакиаданың зона этабы булды. Бу зонада әлеге ярышларда 9 команда спортның сигез төрендә көч сынашты. Районыбыз командасы 7 урынны алды. Волейбол командасының (җитәкчесе Рөстәм Гыйлметдинов) яхшы чыгыш ясавын билгеләп үтәргә...
-
Авыруларга каршы торабыз
Ноябрь бәйрәмнәреннән соң беренче көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик хәл һәм кисәтү чаралары» темасына видеобрифинг үткәрде. Татарстанда агымдагы елның сентябрь-октябрендә грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемик булмаган дәрәҗәдә иде. ОРВИ белән авыру эпидемик чиктән 44,5 %ка түбән булды. Районда грипп белән...
-
Күңелле старт
Затон кадет мәктәбендә 5,6,7 сыйныф укучылары өчен «Күңелле стартлар» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара ярышта катнашучыларның тантаналы парады белән башланды. КМИ укытучы-оештыручы Т. Компаненко һәм физкультура укытучысы Д. Белов мондый бәйрәмнең матур гадәткә кереп китүен теләде. Котлау сүзләреннән соң укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Алар кәшәкә белән туп куалады, әйберләрне...
-
Узганнар, хәзерге һәм киләчәк белән очрашу
Без музей турында танышларыбыздан ишетеп һәм район газетасыннан укып беләбез. Бер көнне үзебез, район суды коллективы музейга юл алдык. Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда безне беренчеләрдән булып нәкъ шул исемдәге экспозиция каршы алды. Экспозиция материаллары һәм фотосурәтләргә карап, данлыклы кешеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш батырлары һәм гади кешеләр тырышлыгы...
-
Корбан мәҗлесе
2 ноябрьдә, районның туган якны өйрәнү музеенда Корбан мәҗлесе оештырылды. Кама Тамагы штп мәчете мулласы Раил Сабитов корбанга багышлап коръән укыды. Аннан соң үзенең вәгазендә җәмгыятебезне артка чигәргән әхлаксыз гамәлләрне булдырмауда диннең урыны, рухи яңарыш турында сөйләде. Мәҗлестә катнашучыларның дин тотуга багышланган сорауларына җавап бирде. Шуннан соң табын оештыру һәм...
-
Тарихны онытмаска иде
Дәвамы. Шушы җәй көнендә авылдан кызлар юкка чыга башладылар. Аларны әниләре төрле юллар белән шәһәрләргә, бала карау өчен туганнарына яки танышларына җибәрә башлаган, чөнки детсадлар аз. Җир өстендәге авыл дип аталган утсыз тәмуглардан аналар шул юл белән балаларын качыра башладылар. Авылда калсалар, аларны колхозга кертәләр, ә аннан колхоз рөхсәтеннән башка...