Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

“Авыз ачарга ашыгучы кешеләр- бәхетле”

Пәйгамбәребезнең әнә шундый хәдисе бар: Күңелләребезне яхшылыкка, игелеккә, буйсынучанлыкка, түземлеккә, ашаган ризыгыбыз, эчкән суларыбызның, аларның безгә илаһыбызның биргән зур нигъмәте булуын аңларга өйрәткән, зур сөенечләр белән көтеп алган рамазан аеның да соңгы ункөнлегенә кердек. Һәркайсыбызга исән-имин, тыныч булып гает көннәре шатлыкларына да ирешергә насыйп булсын. Рамазан аенда тагын бер саваплы...

Пәйгамбәребезнең әнә шундый хәдисе бар:

Күңелләребезне яхшылыкка, игелеккә, буйсынучанлыкка, түземлеккә, ашаган ризыгыбыз, эчкән суларыбызның, аларның безгә илаһыбызның биргән зур нигъмәте булуын аңларга өйрәткән, зур сөенечләр белән көтеп алган рамазан аеның да соңгы ункөнлегенә кердек. Һәркайсыбызга исән-имин, тыныч булып гает көннәре шатлыкларына да ирешергә насыйп булсын. Рамазан аенда тагын бер саваплы гамәлләрнең берсе- ураза тотучы дин-кардәшләребезне чакырып, ифтар ашы уздыру. Район үзәгендә ел саен ифтар ашы үткәрүче игелекле җитәкчеләр- пенсия фонды һәм аның хезмәткәрләре (җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов), Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) һәм аның әгъзалары үз акчаларына район үзәгендә яшәүче мөслимәләр өчен шундый чара үткәрә. Агымдагы елда да 21 июльдә ураза тотучыларны район туган якны өйрәнү музеена чакырдылар. Анда 40ка якын кеше катнашты. Мөслимәләр гарәп әлифбасы һәм дин нигезләренә өйрәтүче мөгаллимәбез Фәридә Рәмиеваның үтемле вәгазен тыңлады. Коръән укылды, фитыр сәдакасы, кадер киче хакында Тәскирә, Гөлсинә абыстайлар сөйләде. Аһәңле тавышлы мөслимә Раилә Данилова сурәләр белән мәҗлесне тулыландырды. Авыз ачканнан соң бергәләп ахшам намазын укыгач, мул өстәл янында урын алдылар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аш-су, пироглар әзерләүне үз өстенә алган Рита Мөхәммәдиева пешергән ризыкларны мактап, изге теләкләр әйтеп авыз иттеләр. Мөслимәләр һәркайсы үзләре дә күчтәнәч алып килгән иде. Музей, китапханә хезмәткәрләре халыкны сыйлауда йөгереп кенә йөрделәр. Мәҗлесне оештыручыларга, чакыручыларга, җылы мөнәсәбәт, ихтирам күрсәтеп сыйлаучыларга һәм килүчеләргә дә Аллаһының рәхмәте булсын- һәркем шундый теләк әйтте. Иң мөһиме- бу минутларда тагын бер кат ураза гыйбадәтенең сөенечен тойдык. Аннан мөслимәләр мәчеткә рамазан аеның сөннәте саналган тәравих намазына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев