Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Берләшегез, бердәм булыгыз!

2 гыйнварда Һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе-рәбигуль-әүвәл башланды. Бу- Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган ай. "Мәүлид" гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата. Әлеге уңайдан ай дәвамында дини мәҗлесләр, мохтаҗларга ярдәм чаралары оештырыла. Иншалла, соңгы елларда дини бәйрәмнәр ил күләмендә билгеләп үтелә. Мәүлид бәйрәмен 15 гыйнварда район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ихлас,...

2 гыйнварда Һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе-рәбигуль-әүвәл башланды.

Бу- Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган ай. "Мәүлид" гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата. Әлеге уңайдан ай дәвамында дини мәҗлесләр, мохтаҗларга ярдәм чаралары оештырыла. Иншалла, соңгы елларда дини бәйрәмнәр ил күләмендә билгеләп үтелә. Мәүлид бәйрәмен 15 гыйнварда район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ихлас, җылы, күркәм мөнәсәбәттә оештырдылар. Гомумән, ата-бабаларыбызның матур гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен саклауда күп көч куя алар. Әле генә әбиләребезнең кул эшләнмәләренә яшьләрне дә тартып бәйге үткәрсәләр, балалар-мәктәп укучылары белән дисеңме, күренекле шәхесләрне кунакка чакыру кебек төрле чаралар үткәрү гадәткә күптән кергән. Мәүлид бәйрәменә районыбызның җәмәгать эшлеклеләрен, гарәп дәресен алып баручы мөгаллимәне, абыстайлар, ветераннар Советы җитәкчеләрен чакырганнар. Аларны барысын да район җитәкчелеге исеменнән МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин Мәүлид бәйрәме белән котлады. "Болгавыр заманда без бергә үз йөзебезне югалтмаска тиешбез. Вәгазьләр сөйләп, мәчеттә укулар алып баруыгызга, яхшылыкка өндәвегезгә, бәйгеләрдә катнашуыгызга рәхмәт. Район күләмендә дә Мәүлид бәйрәме үткәрәчәкбез әле"- диде ул кунакларны сөендереп һәм "келәмче"ләргә (рәсемдә: Энҗекәй Галимовага) бүләкләр тапшырды. Аннан соң Мөнирә, Тәскирә абыстайлар күңелләрне тынычландырып догалар укыды, мөгаллимә Фәридә ханым пәйгамбәрләр тарихы - "Мәңгелек балкыш" китабыннан өзекләр- мөһим мәгълүматлар китерде. Анда берләшергә, бердәм булырга, кул һәм телне яман гадәттән тыярга өндәгән. Хикмәтле сүзләр, күңелне баеткан вәгазь музей хезмәткәрләре әзерләгән мул чәй табыны артында дәвам итте. Музей җитәкчесе Ирания Сәъдиева якташыбыз шагыйрь Хәмид Вәлидинең туган ягыбызга багышланган шигырьләрен укыды. Күңелләр чыннан да пакъләнде, рухи байлык алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев