Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Хаҗилар белән очрашу

Безнең якларда моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән хәл - Хаҗ кылучы мөселман кан-кардәшләребез артканнан-арта бара. Кызыксынучылар да бар. Шуны истә тотып, район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Җәмигъ мәчетендә, хаҗи-хаҗияләрне җыеп, әңгәмә үткәрде. Очрашуда авыл имамнары, мөслимәләр, кызыксынучылар катнашты. Безнең районнан соңгы 6-7 ел эчендә генә дә 10нан артык кеше хаҗ сәфәре кылып кайтты. Мөхтәсиб...

Безнең якларда моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән хәл - Хаҗ кылучы мөселман кан-кардәшләребез артканнан-арта бара.

Кызыксынучылар да бар. Шуны истә тотып, район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Җәмигъ мәчетендә, хаҗи-хаҗияләрне җыеп, әңгәмә үткәрде. Очрашуда авыл имамнары, мөслимәләр, кызыксынучылар катнашты. Безнең районнан соңгы 6-7 ел эчендә генә дә 10нан артык кеше хаҗ сәфәре кылып кайтты. Мөхтәсиб очрашуны кереш сүз белән ачып, хаҗилардан иң өлкәне һәм беренчеләрдән булганы Габделмәҗит хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, хаҗ кылу тарихы турында сөйләвен үтенде. Аннан әңгәмә видеотасма сурәтләре карау белән бергә барды. Хаҗияләрдән Сәгыйть кызы Нурания, Фарт кызы Гөлчәчәк, Хәбибулла кызы Зәйнәп, Галимулла хәзрәт үзе, Рәшит Галиев хаҗ кылу тәртипләре, юл мәшәкатьләре, Гарәбстандагы Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрендә яшәү шартлары турында үзләре күргән-белгәннәрен сөйләделәр. Аларга бирелгән төрле сорауларга җаваплар алынды.

Өйлә вакытында җәмәгать белән намаз укылды. Соңыннан зәм-зәм суыннан авыз иттек, кунакларга чәй табыны корылды.

Аллаһы Тәгалә хаҗ кылучыларның хаҗ гамәлләрен кабул кылсын, мөмкинлекләре булганнарга хаҗга барып әҗер-савапларын алырга насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев