Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Күңелләрдә иман нуры

Рабигүль әүвәл (Мәүлид) аеның 12се- Ислам дөньясында зур тантана көне, мөселманнарның зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаҺу галәйһи үәсәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган көнендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, бу көннәрдә мәҗлесләр ясап, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү, фәкыйрь һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтү, шулай ук бу...

Рабигүль әүвәл (Мәүлид) аеның 12се- Ислам дөньясында зур тантана көне, мөселманнарның зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаҺу галәйһи үәсәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган көнендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, бу көннәрдә мәҗлесләр ясап, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү, фәкыйрь һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтү, шулай ук бу кичне булган могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру саваплы эшләрдер.
Бу уңайдан район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиев тәкъдиме белән район мәдәният бүлегенә клуб хезмәткәрләренә үз авыл җирлекләренә кергән үзешчәннәрне җәлеп итеп мөнәҗәт әйтүчеләрне барлау, иң осталарын сайлап алу һәм аларның чыгышын Мәүлид бәйрәмендә тамашачыларга тәкъдим итү максаты куелды.
Сайлап алу туры ике зонада үтте. Беренче зона Балчыклы авылы мәдәният йортында, биредә Келәнче, Иске Казиле, Олы Бортас, Барыш, Олы Яңасала, Олы Кариле авыл җирлекләренә кергән үзешчәннәр, икенче этап район мәдәният йортында Кече Салтык, Затон, Олы Карамал, Кече Карамал, Кама Тамагы үзешчәннәре катнашында үтте. Барлыгы 23 кеше чыгышы тыңланылды, аларның күпчелеге ак яулыклы сөйкемле әбиләребез булды, шулай ук динебезгә тартылган апалар һәм яшь буын сәхнәгә күтәрелде.
Мөнәҗәтләр- лирик жанр. Аларда әби-бабаларыбызның- үзебезгә кадәр яшәүчеләрнең дөньяга карашлары, омтылышлары, рухи дөньясы чагылыш тапкан. Бу конкурста күбрәк дини рухтагы мөнәҗәтләр, мөэмин-мөселманның Ходайга юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим-шәфкать соравына кагылышлылары күп булды. Туган җирләрдән аерылып китү сагышы, ананың балалары белән аерылышу фаҗигасе, картлык көнендә ялгыз калган өлкәннәр кайгысы, шулай ук комсызлык, гайбәт кебек тискәре күренешләрне фаш итү хакындагы мөнәҗәтләр дә тыңланды. Аларны матур итеп көйләп, тамашачының күзләренә яшь китерерлек итеп башкардылар. Бу чарага әзерләнү барышында катнашучылар күп мөнәҗәтләрне искә алып барлады, күңеленә якынын сайлады, кайберәүләрдә яңаларын иҗат итү теләген дә тудырды. Мәсәлән, Бәрлегуҗа авылыннан Нурания Закирова "Сагынасызмы дип сорыйлар", Олы Яңасаладан Хәмдия Хәлиуллина «Динебездә ихлас булыйк» дигән үзләре язган мөнәҗәтләрне башкарды. Иң оста мөнәҗәт әйтүчеләр 24 гыйнварда Мәүлид кичәсе көнендә район мәдәният йортында чыгыш ясаячак. Бу көнне шулай ук тамашачылар алдында район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиев, район имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, Казан һәм Тәтеш шәһәрләреннән чакырылган дин әһелләре һәм аларның чыгышлары да көтелә. Мөселман кардәшләребезне Мәүлид кичәсенә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев