Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Мөфти хәзрәтләренең китабы дөнья күрде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа ктиабы дөнья күрде. Әлеге хезмәт "Каберләрне зиярат кылу. Шәригать кануннары һәм әдәп кагыйдәләре" ("Посещение могил. Предписания шариата и правила приличия"), дип атала. Әлеге хезмәттә каберлекләрне зиярат кылу, мәрхүмнәрне искә алу, алар рухына дога кылу, хатын-кызларның зиратка барулары һәм башка мәсьәләләр шәригать күзлегеннән карала. Тормыш...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа ктиабы дөнья күрде.


Әлеге хезмәт "Каберләрне зиярат кылу. Шәригать кануннары һәм әдәп кагыйдәләре" ("Посещение могил. Предписания шариата и правила приличия"), дип атала. Әлеге хезмәттә каберлекләрне зиярат кылу, мәрхүмнәрне искә алу, алар рухына дога кылу, хатын-кызларның зиратка барулары һәм башка мәсьәләләр шәригать күзлегеннән карала.


Тормыш шундый: үлем һәр өйгә килә, якыннарыбыз белән бәхилләшергә, аларны соңгы юлга озатырга туры килә. Мәрхүмнәр рухына дога кылу һәм аларны искә алу исәннәрнең бурычы.

Камил хәзрәтнең китабы әлеге гамәлләрне ислам кушканча башкару тәртибен аңлата, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев