«Сабый чагыңда балаңа Аллаһыны мактамасаң, картлыгыңда балаңнан Аллаһка зар кылырсың.
Юл йөрергә яратам мин. Төрле кешеләр белән очрашасың, гыйбрәтле хәлләр-турында ишетәсең, күп яңалыклар беләсең. Тирән мәгънәви гыйбарәләр турында уйланасың, аларны күңел түренә урнаштырасың» - ди Рафика ханым. Ул очрашудан алган тәэсирләре белән газета укучылары белән уртаклаша.
Абыстайлар белән очрашып сөйләшү...
«Сабый чагыңда балаңа Аллаһыны мактамасаң, картлыгыңда балаңнан Аллаһка зар кылырсың.
Юл йөрергә яратам мин. Төрле кешеләр белән очрашасың, гыйбрәтле хәлләр-турында ишетәсең, күп яңалыклар беләсең. Тирән мәгънәви гыйбарәләр турында уйланасың, аларны күңел түренә урнаштырасың» - ди Рафика ханым. Ул очрашудан алган тәэсирләре белән газета укучылары белән уртаклаша.
Абыстайлар белән очрашып сөйләшү урыннарда дини йола, гореф-гадәтләребезне алып баруда уртак фикергә килүдә күркәм гамәл, чөнки алар, дин әһелләре буларак, халык арасында еш булалар, үтемле Коръән сүзләре, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.хәдисләре нигезендә әхлакый тәрбия эшләре дә кылучылар. Менә безнең төбәктә мөслимәләр остазы Мөнирә абыстайны гына алыйк. Аның түземлелеге, сабырлык белән үгетләве нәтиҗәсендә соңгы 10 елда гына да үзенең кулында булган исемлек буенча 70кә якын хатын-кыз дин юлына басты: намаз укый, күпләре гарәпчә Коръән укырга өйрәнде һәм өйрәнә, ураза тота, корбан чала, мөмкин булганнары Хаҗга бара һ.б. Хатын-кыз әни, дәү әни, гаиләдә буыннар чылбырын тоташтыручы. Ул гаиләсе, баласы, оныгы өчен җан ата. Шуңа да ул үзенең белгәнен башкаларга да өйрәтә һәм тиеш. Гаиләдә иминлек, бердәмлек, татулык булса, хатын-кыз бәхетле хис итә үзен.
Йорт, андагы гаилә- хатын-кызның үзенчәлекле дәүләте ул. Имин, тату гаилә тормышы алып бару да аның кулында. Бу өлкәдә барысы да тәртиптәме соң? Проблемалар хәттин ашкан. Тулы булмаган гаиләләр, ятим балалар, исерек ата-ана, балаларының әти-әнисе белән санлашмавы кебек аяныч хәлләр җәмгыять өчен дә, дини яктан да борчулы. Диния Нәзарәте каршында оештырылган Гаилә, хатын-кызлар, балалар эшләре буенча комитет һәм хатын-кызлар берлеге төбәкләр мөфтиятләрендә шушы исемдәге иҗтимагый оешмалар белән бергә җәмгыятебездәге тискәре күренешләрне бетерү эше алып бара. Акрынлык белән булса да, кайбер уңай үзгәрешләр күзәтелә бит: мөселман хатын-кызларының активлыгы күренә башлады. 10 ел элек ТР мөселман хатын-кызлары, корылтай җыеп, комитетның уставын булдырды. 2012 елда тарихта беренче тапкыр Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар корылтае үткәрелде. Бу бөтен дөньяга игълан ителде. Динебез тынычлык, бердәмлек, сабырлык белән, ярдәмләшеп эш итү яклы икәнен әйтә, күрсәтә торгач, безне- татарларны таныйлар, санлашалар хәзер. Әйтик, паспортка милли төсмеребез булган ак яулык бәйләп фотога төшү хокукы алдык бит. Юкса, яулык бәйләү берәүгә дә комачауламый, кендек, кыска итәктән бот күрсәтеп йөрү түгел бит инде. Хатын-кыз- ана-тынычлык илчесе дә ул. Дөньялар имин, балам иманлы булсын дип, җан омтылышы, йөрәк омтылышы белән дога кыла. Догаларыбыз фәрештәләрнең әмин дигән чагына туры килеп, Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә тарафыннан ишетелеп кабул ителсә икән. Гаиләнең имин, ил-көннәребезнең тыныч булуы һәркем өчен кадерле. Абыстайлар җыенында сүз яшәешебездәге югарыда телгә алынган һәм алынмаган мәсьәләләрне хәл итә бару хакында барды. Сүздә генә калмасын өчен, бердәм фикердә булып, дәвамлы, максатчан эш таләп ителә. Динебезне тергезү турында сөйләгәндә, барыннан да элек, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне үтәү турында гына түгел, ә бәлки кешенең рухи байлыгын булдыру, әхлаклылыгы күздә тотыла. Ә бу инде дини оешмаларныкы гына түгел, дәүләт эше дә.
Нет комментариев