Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Игелекле чара

5 апрельдә Җәмигъ мәчетендә район үзәгендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара үткәрелде. Мәчеттә Коръән укырга өйрәнүчеләр һәм бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр балаларга бүләкләр әзерләде. Чакырылган балалар әниләре белән мәчетне карап чыкты, аның матурлыгына сокланды. Мөәзин Рафаэль Асейнов Коръән сүрәләре укыды. Район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин вәгазь...

5 апрельдә Җәмигъ мәчетендә район үзәгендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара үткәрелде. Мәчеттә Коръән укырга өйрәнүчеләр һәм бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр балаларга бүләкләр әзерләде.

Чакырылган балалар әниләре белән мәчетне карап чыкты, аның матурлыгына сокланды. Мөәзин Рафаэль Асейнов Коръән сүрәләре укыды. Район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин вәгазь сөйләде, килүчеләргә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләде. Соңыннан чәй табыны артында дустанә әңгәмә дәвам итте. Җавап йөзеннән балалар һәм аларның әниләре әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Изге эштә катнашучыларга Аллаһы Тәгалә әҗер- савапларын насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев