Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Казанда хатын-кызлар арасында коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла

8 март көнне Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бәйге өч номинациядә уздырыла: I - 0,5 җүз, II - 1 җүз, III - 2 җүз. Бәйгедә катнашучылар сигез категориядә...

8 март көнне Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза.


Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бәйге өч номинациядә уздырыла: I - 0,5 җүз, II - 1 җүз, III - 2 җүз. Бәйгедә катнашучылар сигез категориядә (7 яшькә кадәр; 10 яшькә кадәр; 13 яшькә кадәр; 15 яшькә кадәр; 30 яшькә кадәр; 45 яшькә кадәр; 65 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр) көч сынашачак. Һәр номинациядә мәхәллә имамының кулы куелган, мөһер сугылган рекомендациягә ия булган берәр генә мөслимә катнаша ала. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга грамоталар, кыйммәтле призлар тапшырылачак.

Конкурс Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Гаилә мәчете бинасында 9.30 да башлана. Катнашучылар иртәнге сәгать 7 дән теркәлә башлый.

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев