29 февраль 2016 яңалыклары
-
Казанда хатын-кызлар арасында коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла
8 март көнне Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бәйге өч номинациядә уздырыла: I - 0,5 җүз, II - 1 җүз, III - 2 җүз. Бәйгедә катнашучылар сигез категориядә...
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
24сеннән 29 февральгә кадәр Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге төрле авырулар буенча 81 чакыру алган, район буенча - 25. Шуларның: йөрәк-кан тамырлары буенча - 20 юл-транспорт һәлакәтләре буенча - 0 госпитальштерелгән - 8 Буа шәһәре кан тамырлары авырулары үзәгенә җибәрелгән - 3 Тәмте амбулаториясе - 9 Сөйки...
-
Леонардо Ди Каприо "Оскар"лы булды
Америка актеры Леонардо Ди Каприо беренче тапкыр "Оскар" премиясенә лаек булды. Аны "Иң яхшы актер" номинациясе буенча бүләкләделәр. Ди Каприо режиссер Алехандро Гонсалес Иньярритуның "Выживший" (The Revenant) фильмында төп рольне башкарган иде. Шулай итеп аңа аучы Хью Гласс роле алтын статуэтка өчен алтынчы көрәшендә уңыш китерде. http://intertat.ru
-
Кама Тамагы районы элекке мәдәният бүлеге җитәкчесе Беренче каналда
Кичә Кама Тамагы районы элекке мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Кәримуллин Беренче каналда КВН югары лигасында Татарстан командасында уйнады.
-
Кышның соңгы көнендә Кама Тамагында салкынайтты
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, бүген - 29 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Көндезге һава температурасы 4-7 градус салкын булачак.