Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

19 гыйнвар – Хач ману бәйрәме

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда иң олы бәйрәмнәренең берсе - Хач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Хач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.

Газетаның “ВКонтакте” челтәрендәге төркемендә "Сез Хач ману бәкесенә чумарга әзерме?» дигән темага сораштыру уздырылды.
Респондентларның яртысы беркайчан да бәкедә коенмаган һәм моны эшләргә җыенмый. Сораштыру узган кешеләрнең чиреге диярлек бәкегә чумарга җыенучылардан көнләшә. Тагын 13 процент моны эшләргә тели, ә респондентларның 9 проценты бозлы купельга кыю рәвештә керә.
Без әлеге 9 процентка керүчеләр белән сөйләштек.
Район үзәге башлыгының элеккеге урынбасары Владимир Сороковнин инде 18 ел чыныгу белән шөгыльләнә. Соңгы җиде елда ел саен Иделдәге Хач ману купеленә керә. Ул шулай ук Православие бәйрәме Хач ману өчен купельны урнаштыруда катнаша.
- Владимир Павлович, Сез Хач мануга әзерләнәсезме?
- Әйе, яз көне боз китүгә үк инде әзерләнә башлыйм. Бу апрель азагы-май башында була, су коенырга Иделгә еш йөрим. Боз катканчы коенам. Узган 2021 елда соңгы тапкыр 16 ноябрьдә коендым. Бу – организмны чыныктыруның яхшы ысулы. Моның белән 2004 елдан алып – туган поселогыма күченеп кайтканнан бирле шөгыльләнәм. Ә 2015 елда, Иделдәге суны изгеләндерү өчен янә иордань ясый башлагач, район хакимияте ярдәме белән Хач ману өчен купель төзергә булдылар.
Купельны уллары белән бергә Илья Матвеев ясады, ел саен аны урнаштыра иде. Кызганыч, Илья хәзер вафат, әмма бу эшне уллары дәвам итә, аларга Константин Жугар һәм бистәнең башка кешеләре булыша. Шул чактан бирле кышын да суга чумам.
Былтыр җәй буе минем белән бергә оныгым Иван да Иделгә су коенырга йөрде. Ваня чыныктыру процедураларына чыдам, ә 19 гыйнварда ул беренче тапкыр бозлы суга чумды.
Әлбәттә, моны һәркемгә дә эшләргә кирәк түгел, барысы да сәламәтлеккә һәм үзеңне ничек хис итүгә бәйле. Чыныгу салкын тиюдән арынырга һәм вируслы авыруларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Тик чыныгу мәҗбүри түгел. Үзең өчен оптималь вариант табарга була.
Кама Тамагы штп җирлеге сәркатибе Надежда Хәмзина быел бишенче тапкыр бозлы купельгә керде.
- Аңа кадәр өч ел буе бәкегә чуму хыялы белән янып йөрдем. Беренче елда авырып киттем дә бармадым, икенче елда танышларым белән коенабыз дип сүз куештык, ә алар кире уйладылар, мин дә батырчылык итмәдем. Ә өченче елында уйладым да, барырга булдым. Үз-үземне сынап карыйсым килде һәм барысы да җайлы килеп чыкты. Курыкмаска, кешеләргә карамаска кирәген аңладым. Бер карарга килгәч, моны эшләргә кирәк.
Сөйки урта мәктәбе укытучысы Ольга Сорокина 2013 елдан бирле Хач ману  коенуларында катнаша. Ул бу көнне Кама Тамагына килә яки Тәтешкә бара.
- Бер ел гына чуммадым, ул вакытта авырып киткән идем. Бер тапкыр минем белән бергә улым да чумды, тик аның хәзер бүтән чуму теләге юк.
Беренче тапкырында минем моңа ниндидер рухи омтылышым булды, моны эшләргә тиешлегемне сиздем. Ә соңрак купельгә кергәч һәм аннан чыккач була торган кабатланмас тойгыларны физик яктан янә кичерергә теләвемне аңладым. Гүя җир өстендә очасың, салкынны да тоймыйсың, киресенчә, тән яна. Чумаммы-юкмы, кайчан һәм кайда – мин боларны беркайчан да планлаштырмыйм. Бер сәгать эчендә хәл итә алам, ул вакытта төн буламы яки көнме –  җыенам да купельгә барам. Сөйкидә иордань ясыйлар, ләкин аны бары тик су алу өчен генә изгеләндерәләр.  
- Мин дүрт ел элек тәвәккәлләп кышкы бәкегә чумдым, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Артем Ежов. - Беренче тапкырында коену карары үзеннән-үзе килде. Иң онытылмас тәэсир беренче коенудан калды. Тәнгә меңләгән энә кадалган кебек, аннары тән кыза, әйтерсең, организм яңадан туа. Хач мануда коенганнан соң, бер тапкыр да чирләмәдем, хәтта катлаулы эпидемиологик хәл вакытында да авырмадым. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, Хач ману коенуларын дәвам итәргә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев