Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Кама Тамагыннан хаҗга баручылар исән-сау әйләнеп кайтты

Хаҗ кылу - динебездә мөселманнарга фарыз булган бишенче багана. Мөмкинлеге булган һәркем аны гомерендә бер булса да үтәргә тиеш. Быел безнең районнан ике кеше хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Алар - Җәмигъ мәчете имамы Рафаил Асейнов һәм Көрәле авылыннан Рәшидә Харисова. Исән-имин әйләнеп кайтучы хаҗиларны олылап, мәчеттә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт,...

Хаҗ кылу - динебездә мөселманнарга фарыз булган бишенче багана. Мөмкинлеге булган һәркем аны гомерендә бер булса да үтәргә тиеш.

Быел безнең районнан ике кеше хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Алар - Җәмигъ мәчете имамы Рафаил Асейнов һәм Көрәле авылыннан Рәшидә Харисова. Исән-имин әйләнеп кайтучы хаҗиларны олылап, мәчеттә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, хәйриячеләр, табынга корбан итеннән өлеш чыгаручылар булышлыгында авыл имамнары, мөслим-мөслимәләр катнашында зур мәҗлес булды. Мәҗлесне Галимулла хәзрәт кереш-сәламләү сүзе белән ачты. Габделмәҗит хәзрәт аять-догалар уку белән дәвам итте. Хаҗилар исә үзләренең ерак вә изге сәфәрдә кылган саваплы гамәлләре турында тәэсирләнеп сөйләделәр. Аларны йотлыгып тыңлыйсың. Сөекле Ибраһим, Мөхәммәд пәйгамбәрләребез баскан җирләрне күрү, алар салган, йөргән сукмаклардан үтү мөслим-мөслимәләргә никадәр ләззәт биргән. Хаҗ кылырга чыгып китү өчен матди мөмкинлегең булу гына җитми, рухи әзерлегең дә, сәламәт булуың да кирәк. Хаҗга барырга хыялланмаган мөселман кешесе юктыр ул. Бу хыялны чынга ашыручылар хаҗ гыйбадәтләрен кылганда бар көч-куәтен, эчке халәтен эшкә җигә. Ул чакта өйдәгеләр, тормыш мәшәкатьләре, хәтта авыруларың да онытыла, дип сөйли хаҗилар. Җаны һәм тәне белән имин булган мөселман бу авыр һәм озын сәфәрендә Мәккә шәһәренә (бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә ант итеп әйтә), Гарәфә тавында вәкыф кылып, ягъни тиешле булган дәрәҗәдә шунда көнен үткәреп, мөкатдәс йорт - Кәгъбәтулланы тиешенчә берничә кат әйләнеп чыгып, үзен гомерлек хыялына ирешкән кебек хис итә, яңадан туган кебек буласың, диләр.Күзләрдән ирексездән яшь ага, күңелләр нечкәрә, ди Рафаил хәзрәт. Шуңа да алар сәфәрдән шактый үзгәреп, хәлсезләнеп кайта. Җитмәсә, Согуд Гарәбстанында климат та бөтенләй башкача бит. Әлеге мәҗлесне бераз кичектереп оештыруның сәбәбе дә шунда.
Хаҗ гыйбадәтләрен үтәү өчен яхшы шартлар оештырылуы һәм уңышлы үтәп кайтулары өчен хаҗиларыбыз:"Аллаһы Тәгаләнең безгә булган рәхмәтедер,"-диләр. Рәшидә ханым Сүрия өстеннән очкандагы халәтен дә яшермәде.
Хаҗ гамәлләре кабуллардан булсын, ике дөньяда да әҗер-савапларга ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев