Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга

Җомга көн – мөселманнарның догалары һəм изге гамəллəре кабул була торган мөбарəк бəйрəме.

Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Адәм (с.г.в.) яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак” (Мөслим).

Җомга - атнаның иң изге көне, олуг бәйрәм көнедер. Аеруча бу көннәрдә җомга намазы, никах укыла. Адәм галәйһиссәлам белән Һәва анабыз да шушы көндә никахланган. Сөләйман галәйһиссәлам белән Бәлкыйс, Йосыф галәйһиссәлам белән Зөләйха, Муса галәйһиссәлам белән Сафура, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән хәзрәти Хәдичә һәм хәзрәти Гайшә дә шушы көндә никахланганнар.

“Кыйссас әл-Болгари” язмаларына караганда, Адәм галәйһиссәлам җомга көнне дөньяга килгән. Җомга көнне оҗмахка кергән, җомга көнне оҗмахтан чыккан.

Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшлəрдəн тыелу, игелекле гамəллəр кылырга тырышу, фəкыйрьлəргə сəдакалар бирү, əти-əни һəм туганнар белəн күрешеп, аларның хəллəрен белешү, зиратка барып яисә өйдə Коръəн укып, савабын мəрхүмнəрнең рухларына багышлау, буш вакытларда Коръəн уку, зекер əйтү һəм догалар кылу белəн үткəрергə кирəк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев