Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Һәр көнне кирәкле догалар

Мөселман кешесенең иң зур коралы - ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу - динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш куллана торган көндәлек...

Мөселман кешесенең иң зур коралы - ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу - динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш куллана торган көндәлек догаларын сайларга тырыштык.


Йокыдан уянгач укыла торган дога:

"Әлхәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиң нүшүүр".


Тәрҗемәсе: "Безгә үлем биргәннән соң, яңадан терелткән Аллаһка барча мактау, без Аңа кайтабыз".


Кием кигәндә укыла торган дога:

"Әлхәмдү лилләәһил-ләзии кәсәәни һәзәс-сәүбә үә разәканиһи мин гайри хәүлим минни үә ләә куүүәти".


Тәрҗемәсе: "Минем тарафтан куәт һәм көч куймыйча, мине киендергән Аллаһка мактау булсын".


Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:

"Бисмилләәһи. Аллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл хубүси үәл хабәәис".


Тәрҗемәсе: "Аллаһ исеме белән башлыйм. Әй, Аллаһ, әшәкелектән һәм яман хәлләрдән мин Сиңа сыенамын!"


Бәдрәфтән чыкканда:

Гуфранәәк" - "Гафу ит!" дип әйтелә.


Өйдән чыкканда укыла торган дога:

"Бисмилләәһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһи".


Тәрҗемәсе: "Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр".


Балаларны бәла-казадан саклау өчен:

"Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин".


Тәрҗемәсе: "Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын".


Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:

"Әгүүзү билләәһил-гәзыыйм. Үә биүәҗеһиһил-кәриим.Үә сүлтааниһил-кадиим минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәәһ. Аллааһүммә-фтәх лии әбүәбә рахмәтик".


Тәрҗемәсе: Ләгънәт шайтан явызлыгыннан Бөек Аллаһка, Аның изге мәрхәмәтлегенә һәм Аның мәңгелек хакимлегенә сыенам. Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, миңа Үзеңнең мәрхәмәтлелек ишегеңне ач!


Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:

"Бисмилләәһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәһ. Аллааһүммә иннии әсъәлүкә миң фадлик. Аллааһүммә-гсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗииим".


Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, мин ихлас күңелдән Синнән мәрхәмәтлек сорыйм, әй, Раббым, мине ләгънәт шайтаннан сакла.

Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнгәндә яки шатлыклы хәлгә тарганда:


"Сүбехәәнәллааһ" - Аллаһка - дан!


"Аллааһү әкбәр" - Аллаһ - бөек! - дип әйтелә;


Һәр эшне башлар алдыннан:


"Бисмилләәһи" - Аллаһ исеме белән башлыйм! - дип әйтелә;


Курыккан вакытта:


"Ләәә иләәһә илләллаааһ" - Аллаһтан башка иләһи зат юк! - дип әйтелә;


Берәр җирең авыртканда:


Аллаһ илчесе гәләйһиссәлләм әйткән: "Авырткан урыныңа кулыңны куеп 3 тапкыр "Бисмилләһ" - Аллаһ исеме белән, -дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:


"Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру".


Тәрҗемәсе: Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

5

5

5

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев