Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Бүген Кама Тамагы районы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме булып узды +фото

Бу мөселманнарның иң зур, күркәм бәйрәмнәренең берсе район мөхтәсибәте, үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырылды. Кама Тамагы хакимият башлыгының беренче урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы үз чыгышында Мәүлиднең күп авылларда уздырылуын хәбәр итте, дини тәрбияне яшьләргә бирүдә аралашып, ярдәмләшеп эшләргә чакырды. Бүген илебездә матәм көне игълан ителде, биредәге...

Бу мөселманнарның иң зур, күркәм бәйрәмнәренең берсе район мөхтәсибәте, үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырылды. Кама Тамагы хакимият башлыгының беренче урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы үз чыгышында Мәүлиднең күп авылларда уздырылуын хәбәр итте, дини тәрбияне яшьләргә бирүдә аралашып, ярдәмләшеп эшләргә чакырды. Бүген илебездә матәм көне игълан ителде, биредәге кешеләр һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, дога кылдылар.Районның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Мәүлид үткәрүнең мөмкинлеге һәм тиешлеге турында аңлатып китте, Мөхәммәд (с.г.в.) турында вәгазьләр сөйләде. Мөнир хәзрәт Коръән укыды. Чарада пәйгамбәребезгә багышлап, ак яулыклы мөслимәләребез, тирә-як авылларның имамнары тарафыннан шигырьләр укылды, мөнәҗәт-бәетләр әйтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев