26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Бүген Кама Тамагы районы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме булып узды +фото
Бу мөселманнарның иң зур, күркәм бәйрәмнәренең берсе район мөхтәсибәте, үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырылды. Кама Тамагы хакимият башлыгының беренче урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы үз чыгышында Мәүлиднең күп авылларда уздырылуын хәбәр итте, дини тәрбияне яшьләргә бирүдә аралашып, ярдәмләшеп эшләргә чакырды. Бүген илебездә матәм көне игълан ителде, биредәге...
-
Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә...
-
Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкта кертемнәре булган эшкуарларга ярдәм ителәчәген белдерде
Сүз кече һәм эре эшмәкәрлек хакында бара. (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татфондбанк" белән килеп туган хәл Татарстан Хөкүмәте контроленә алынган. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Татарстанда килеп туган бу вәзгыятьнең бик четрекле булуын ассызыклап, республика җитәкчесе "Татфондбанк"та кертемнәре булган...
-
“Ак Барс” банкы “Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түли башлый
"Татфондбанк" клиентларына уңайлы булсын өчен 2016 елның 26-30 декабрендә "Ак Барс" банкы офисларының шактые көчәйтелгән режимда эшләячәк. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ). "Ак Барс" банкы "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга компенсация түли башлый. "Ак Барс" банкы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Ак Барс" банкы бүлекләрендә иминият түләүләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа,...
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа елны каршылыга әзер + фото