Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөя елгасы буенда безнең артистлар чыгыш ясады

Югары Ослан районына җыр һәм уен коралларында башкару осталыгын күрсәтү өчен талантлар җыелды. «Уйна, гармун» гармунчылар, баянчылар, аккордеончылар һәм тальянчылар фестивале Зөя елгасының матур ярында урнашкан Соболевское авылында узды. Бу бәйрәм кунаклары арасында каматамагылылар да бар иде.

Петр Сорокин җитәкчелегендәге «Вересень» рус халык хоры май ахырында Никольское авылында узган «Каравон» бәйрәмендә Югары осланлыларның бу фестивальдә катнашырга чакыруын бик теләп кабул иткән иде.

Чыннан да, артистларыбыз баянчы Александр Захаров белән бергә, күпсанлы тамашачыларга шатлык өләшеп, Зөя өстеннән таралган халык уен кораллары авазлары астында җырларыбызның күпмилләтле төрлелеген үз чыгышлары белән бик матур тулыландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X