Быелгы урып-җыю эшләре авыл хезмәтчәннәренә бик күп мәшәкатьләр китерде. Яңгырлар игенчеләрне җәй буе сөендергән уңышны җыеп алырга ирек бирми.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 10 сентябрьгә районда 11171 гектар бөртекле культуралар суктырылган, бу чәчелгән мәйданның 81 процентын тәшкил итә. Район буенча уртача уңыш гектардан 29,9 центнер тәшкил итә. Иң югары уңдырышлылык "Август Кама Тамагы" ҖЧҖда -32.9 ц/га.
Районда техник культуралар 10 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән, бүгенгә барлык мәйданның өчтән бере генә җыелган. Сабан рапсының уңдырышлылыгы-19,6 ц/га. Шулай ук районда беренче мәртәбә 4142 гектарда җитен чәчкәннәр. Аны урып-җыю дәвам итә, һәр аяз көнне кырларга, техника чыга. 10 сентябрьгә 15,9 процент җыелган, уңдырышлылык-12 ц / га.
Фермерлардан Ләйсән Сәгъдиева һәм Рәфис Токаев кына бөртеклеләрне җыеп бетерергә өлгергән.
Нет комментариев