Җәмгыять

Вазыйфага конкурс игълан ителде

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының 10.09.2026 ел, №142 күрсәтмәсе нигезендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль хезмәттәге вакантлы вазыйфага конкурс игълан итә:

- Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары;

Конкурсны үткәрү вакыты-2026 елның 1 октябре, 15 сәгать 00 минутта. Конкурсны үткәрү урыны – Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы (422820, Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 1а йорт).

Вакантлы вазыйфаны биләүгә дәгъва кылучыларга карата куела торган таләпләр:

 - югары һөнәри белем булу, муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яисә  әзерлек юнәлеше буенча кимендә дүрт ел эш стажы.

Конкурста катнашу өчен оештыру бүлегенә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:

- шәхси гариза;

- кандидатның үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкетасы;    

- шәхесне таныклаучы документның (паспорт,

хәрби билет, шәхес таныклыгы) күчермәсе.

- һөнәри белем турында, шулай ук гражданинның теләге буенча-өстәмә һөнәри белем турында,

нотариаль рәвештә таныкланган яки эш (хезмәт) урыны буенча кадрлар хезмәте тарафыннан расланган гыйльми дәрәҗә, гыйльми исемнәр бирелү турындагы документ.

-медицина учреждениесенең Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яисә аны узуга комачаулый торган авыруның булуы (булмавы) турында бәяләмәсе (исәп формасы no 001-ГС/у) Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 14 декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган).

- хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге беренче тапкыр башкарылган очраклардан тыш) яисә

гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслый торган башка документлар.

- муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә.

- «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтларның адреслары һәм (яисә) сайтларның битләре турында муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы граждан һәркемгә ачык мәгълүматны, шулай ук аны муниципаль хезмәткә керү елына кадәрге өч календарь ел өчен идентификацияләү мөмкинлеге бирә торган белешмәләр.

Документлар 2026 елның 29 сентябренә кадәр эш көннәрендә сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-00-17(доб.119), 2-00-18(доб103), электрон адрес: N.Yusupova@tatar.ru


Нет комментариев