Җәйнең соңгы көнендә һөнәриләрне хөрмәтләделәр
Авыл хуҗалыгы

Җәйнең соңгы көнендә һөнәриләрне хөрмәтләделәр

Россиядә Ветеринария хезмәткәрләре көне ел саен 31 августта билгеләп үтелә. Бу көнне район ветеринария берләшмәсе белгечләрен хөрмәтлиләр. Коллективны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов килде.

Хайваннар дөньясына һәм кешеләргә мәхәббәт һәм авырлыклардан курыкмау -чын ветеринария хезмәте профессионалларының төп сыйфатлары. Бүген белгечләр хайваннарны дәвалау белән генә шөгыльләнеп калмый. Ветеринария-күпкырлы тармак, һәм ул куркыныч авыруларны профилактикалауны һәм азык-төлек продукциясенә экспертиза ясауны да үз эченә ала.

Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмгә багышланган хезмәте учреждение һәм район җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнде.

Район башлыгының Рәхмәт хаты белән ветеринария табибы Илназ Салманов һәм ветеринария фельдшеры Владимир Антонов бүләкләнде.

- Илназ Сәлманов беренче тапкыр район ветеринария берләшмәсенә ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң 2015 елда килгән, аннары бераз тәнәфес булган – ике ел ул башка оешмада эшләгән, әмма узган ел үзенең һөнәри эшчәнлегенә кире кайткан. Владимир Антонов Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Буа ветеринария техникумына укырга кергән, аны уңышлы тәмамлап, инде бер ел район ветеринария берләшмәсендә фельдшер булып эшли.

Район башлыгының Мактау грамоталары район  ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Яна Агафоновага һәм ветеринария фельдшеры Гөлнур Хәлиуллинага тапшырылды.

- Яна Агафонова һөнәре буенча белгеч – академияне тәмамлаганнан соң 24 ел ветеринария берләшмәсендә эшли. Эшен лаборант булып башлаган, лаборатория мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән, ә узган ел ветеринария берләшмәсе баш табибының эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасары итеп билгеләнгән. Гөлнур Хәлиуллина, Буа ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң, тугыз ел район ветеринария берләшмәсенең Тәмте участогында эшли һәм үз вазыйфаларын бик яхшы башкара.

Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе нең Рәхмәт хаты белән П.А. Столыпин исемендәге Омск дәүләт аграр университеты студент-практиканты Дмитрий Сотников бүләкләнде.

- Дмитрий безнең учреждение базасында июль башыннан сентябрьгә кадәр производство практикасы узды. Ул эпизоотиягә каршы һәм дәвалау чараларын башкаруда актив катнашты, - диде районның баш ветеринария табибы Анна Әкбәрова. - Һәм аңа биредә ошагандыр һәм ул университетны тәмамлаганнан соң эшләү өчен безнең ветеринария берләшмәсен сайлар дип өметләнәбез.

Бүген берләшмә белгечләре көзге профилактик чаралар үткәрә. Берләшмәнең «Мировет» ҖЧҖ, «Красный Восток» ҖЧҖ, фермерлар һәм шәхси сектор белән ветеринария хезмәтләре буенча килешүләр төзелгән.

- Гаризалар булса, йорт яны территорияләрен эшкәртәбез, вак йорт хайваннарын клиник кабул итәбез, - ди Анна Әкбәрова. – Шулай ук җитештерелгән азык-төлек продукциясенә-ит, сөт, сыр, балыкка мониторинг ясыйбыз һәм документлар тутырабыз. Районның ачык базарларында сәүдәне контрольдә тотабыз. Безнең белгечләрнең эше күп, төп бурыч-хайваннар өчен куркынычсыз мохит булдыру һәм гражданнарның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү.

 

 


Нет комментариев