8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Россия халыклары телләре көне уңаеннан район китапханәләре үз укучылары өчен берничә кызыклы чара оештырды.
2026 елның 8 сентябрендә Россия беренче тапкыр рәсми рәвештә яңа дәүләт бәйрәмен – Россия Федерациясе халыклары телләре көнен билгеләп үтте. Дата Президент Владимир Путинның 2025 елның 4 ноябрендәге Указы белән гамәлгә куелган һәм шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көненә багышланган. Аның иҗаты милләтара дуслык һәм илнең бурычы-Россиянең тел байлыгын саклап калу, туган телләрне популярлаштыру һәм халыклар арасында татулыкны ныныту.
- Безнең китапханәләр дә әлеге вакыйгадан читтә калмады, - диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рахманова. - Безнең китап укучыларыбыз олысы да, кечесе дә тылсымлы әкият дөньясына чумды. Бу чараның аерым бер миссиясе бар: акция «Әкияти дуслык күпере: Татарстаннан алып бөтен Россиягә кадәр» масштаблы проектының бер өлеше булды.
Китапханәләрдә төрле активлыклар узды: кайдадыр төрле халыкларның әкиятләрен укыдылар, икенчеләре тематик китап күргәзмәләре оештырды, кайберләре викториналар һәм уеннар үткәрделәр. Иң нәниләргә халык тарихына нигезләнгән мультфильмнар курсәттеләр. Шул рәвешле, "Әкият көне" әдәби уку гына түгел, мәдәният һәм тел традицияләре буенча җанлы сәяхәткә әверелде, ул төрле телләр һәм мәдәниятләр төрлелегендә халыклар бердәмлеген тирәнрәк тоярга ярдәм итә.
Нет комментариев