Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яна ел Иске Казиле мәдәният йортында

Иске Казиле мәдәният йортында Яна 2018 елны каршылау уңаеннан бик күп мәдәни чаралар үткәрелде, чыршы бизәлде, мәдәният йорты каршында боздан сыннар ясалды. 15 декабрь көнне Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте. Әлеге тантанага Кыш бабай һәм Кар кызы төрле әкият геройлары белән бизәлгән атларга утырып килделәр. Бергәләп чыршынын утларын кабыздылар,...

Иске Казиле мәдәният йортында Яна 2018 елны каршылау уңаеннан бик күп мәдәни чаралар үткәрелде, чыршы бизәлде, мәдәният йорты каршында боздан сыннар ясалды.
15 декабрь көнне Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте. Әлеге тантанага Кыш бабай һәм Кар кызы төрле әкият геройлары белән бизәлгән атларга утырып килделәр. Бергәләп чыршынын утларын кабыздылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Шушы көннән алып безнең бизәлгән чыршыбыз үзенен якты утлары белән балкып, авылыбызга ямь өстәп, кешеләрнең күңелләренә Яңа ел кәефе бүләк итеп тора.
23нче һәм 25 декабрь көннәрендә исә Яна ел кичәләре Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә дәвам итте.31нче декабрь көнне "Яңа елны көткәндә" дип исемләнгән Яна ел кичәсе - бал-маскарад булып узды. Кичәдә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройларының чыгышлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Кичә уен-ярышлар, биюләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан лоторея уены уйнатылды. Әлеге кичәгә килгән барлык кеше канәгать калды. Яңа ел кичәсе дәвамы булып, 1нче январь төнендә, 1.00 сәгатьтә бәйрәм дискотекасы үткәрелде.

Автор Илюза Аскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X