Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Вертушка” цирк студиясе биергә һәм жонглерлык осталыгына өйрәтә

Кама Тамагында Марат Сәхибгәрәев җитәкчелегендәге «Вертушка» заманча бию студиясе» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бу проект "Кече мәдәни мозаика" конкурсында җиңүче булды, Марат Сәхибгәрәев һәм аның командасы откан грант районыбызны социаль-мәдәни яктан үстерүгә ярдәм итте. Әлеге инициатив төркем поялар белән бию буенча мастер-класслар сериясен оештырды, бию өчен барлык кирәкле материалларны (поя — аркан яки чылбыр белән бәйләнгән пар шар, бору һәм жонглерлык итү инвентаре) сатып алды. 

Марат Фәндәл улы – дипломлы хореограф, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, ул берничә дәрес үткәрү белән генә чикләнеп калмады, үз командасы белән башлаган эшне дәвам итәргә карар кылды һәм, Росмолодежь грантына гариза тапшырып, студиянең алдагы эшчәнлеге өчен акча отты, нәтиҗәдә студиягә йөрүче яшьләр поялар белән жонглерлык итәргә өйрәнә алачак.

- Узган атнада Кама Тамагы урта мәктәбендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен бию буенча иҗади мастер-класслар узды, - диде Марат Сәхибгәрәев. - Район яшьләре өчен цирк студиясендә уку мөмкинлеге булу – бик шәп нәрсә, һәм бу, кагыйдә буларак, зур шәһәрләрдән ерак урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүче яшь егетләр һәм кызлар өчен заманча ял итү чарасы. Безнең девиз: "Талантлы булсаң – омтыл!”

Ә шимбә көнне мондый мастер-класс беренче тапкыр Кама Тамагы район мәдәният йортында узды. 14 яшьтән өлкәнрәкләр әлеге дәрестә популяр яшьләр хәрәкәте белән танышты, поингның нәрсә икәне турында белде, үз көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карый алды. Биредә теләге булган һәркемне көтәләр, өстәвенә, дәресләр бушлай үткәрелә.

Сүз уңаеннан, киләчәктә тәҗрибәле остаз һәм аның командасы җитәкчелегендә мондый төр бию буенча камиллеккә омтылу өчен "Вертушка" студиясендә даими дәресләрне дәвам итәргә мөмкин булачак.

Бию һәм цирк сәнгате белән шөгыльләнү аша район яшьләренең иҗади үсеше өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыру әнә шулай дәвам итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев