Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Утыз тугыз» - якташыбызның реактив проекты

Сентябрьдә Казанда «РЕАКТОР» Бөтенроссия мультижанрлы креатив индустрияләр фестивале узды, анда каматамагылы да катнашты.

“Урам” экстрим-паркында узган фестивальнең төп мәйданчыгында Digital (цифрлы) күргәзмәдә Тимур Молчанскийның “Утыз тугыз” проекты тәкъдим ителде.

 – Видеоролик 39 секунд бара, татар алфавитындагы хәрефләр саны да нәкъ шул кадәр. Ролик татар теленең үсешен ике төп этап аша күрсәтә: гарәп графикасыннан латин графикасына, ә аннары кириллицага күчү, - дип тәкъдим итте автор үз проектын. – Татар җәмгыятенең күп кенә вәкилләре латин алфавитына күчүгә риза түгел, алар моны татар мәдәниятен һәм үзенчәлеген җимерәчәк, шулай ук белем алуны катлауландырачак дип саный. Проект күптеллелекне һәм мәдәни күптөрлелекне саклауны искә төшерә.

Проект авторы – моушн-дизайнер Тимур Re4ее (Тимур Молчанский) Татарстанда Кама Тамагында туган, әмма үсмерлек елларын туган җиреннән 6000 км ераклыкта үткәргән һәм ата-бабаларының теле белән элемтәсен югалткан. Аның бу эше халкының мәдәни мирасы һәм теле белән элемтәне торгызуга юнәлдерелгән. 

Күргәзмәдә буш кебек тоелган битләрдән торган инсталляция видеога креатив өстәмә иде, биредә ультрашәмәхә фонарьлар тылсымын кулланып, битләрдә яшеренгән гарәп, латин шрифтлары белән һәм кириллицада язылган җөмләләрне, цитаталарны укырга мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев