Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туфан халык хәтерендә яши

29 июнь көнне районга эш сәфәре белән ТР Дәүләт Советы депутатлары килде. Беренче эш итеп алар Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗадагы музей-утарына юл тоттылар. Күренекле драматургның вафатына быел 10 ел булды.

Музей хезмәткәре Гөлнара Хәлиуллина кунаклар өчен экскурсия үткәрде, ул биредә быелның февраль аеннан бирле эшли. Элек музей җирле халыкның энтузиазмы нәтиҗәсендә яшәгән, шулай да быел утар өчен штат берәмлеге бүлеп бирелгән.  Хәзер ул район туган якны өйрәнү музееның филиалы булып тора. Белеме буенча Гөлнара Хәлиуллина – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Элек ул Туфан Миңнуллинның төп нигезендәге йортта дәресләр уздырган (Туфан Миңнуллин бу йортны мәктәпкә биргән), ә бүген биредә экскурсияләр үткәрә.

Музей-утарда булганнан соң, ТР Дәүләт Советы депутатлары район үзәгенә Туфан Миңнуллин исемендәге паркка бардылар, анда аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

- Быел утар составына кергән барлык өч йортка да газ кертеләчәк, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева.- Үзәк йортның икенче катына реконструкция ясалачак, биредә аралашу һәм чаралар үткәрү өчен коворкинг зонасы булдырылачак. Моннан тыш, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылачак. Шулай ук территория төзекләндереләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Планлаштырылган барлык эшләргә дә ул акча җитәр дип өметләнәбез. Алга таба планда – авылдагы Туфан чишмәсен һәм күлне төзекләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев