Туфан аганы Кама Тамагында да

Әйтәләр бит кояшта да Гыйбрәтле таплар була, Халыкта да мәңге калыр Бәхассез затлар була. Андыйлар бездә дә бар ул, Тарихта кала торган "Әлдермештән Әлмәндәр карт, Мәрәтхуҗадан Туфан" М. Әгъләм. Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт...

Әйтәләр бит кояшта да
Гыйбрәтле таплар була,
Халыкта да мәңге калыр
Бәхассез затлар була.
Андыйлар бездә дә бар ул,
Тарихта кала торган
"Әлдермештән Әлмәндәр карт,
Мәрәтхуҗадан Туфан"

М. Әгъләм.

Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.

Туфан аганы Кама Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗада да яраталар, хөрмәт итәләр, сагыналар. Аның туган көне уңаеннан туган җирендә уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилләде.

9 нчы октябрьдә, Казан шәһәреннән килгән Татарстанның халык шагыйре, драматург, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә җирлекара үзәк китапханәсендә депутатлар белән очрашу үткәрелде. Бу искиткеч күркәм очрашуда безнең Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8А ,9А,Б сыйныфы(татар төркеме) укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. 8А сыйныфы укучылары(җитәкчесе Шакирова Л.И.) якташыбыз Туфан ага .Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасыннан өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр.Китапханә хезмәткәре Зәһретдинова М. Т.Миңнуллин истәлегенә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Кунакларыбыз китапханә һәм музей буйлап сәяхәт кылдылар. Соңыннан очрашуга килгән барлык кунаклар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

-Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды.

-Якташыбыз:"Гомерең озын, ә картлыгың кыскы булсын",- ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады. Ул гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.

Район үзәгендә балкып утырган музей, китапханәне төзүдә дә Туфан абыйның өлеше зур иде. Ә туган авылы Мәрәтхуҗасында аның кылган игелекләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә:"Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек, әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде",- диде ул. Т.Миңнуллин безнең арадан китсә дә, аның эшләгән эшләре, кылган изгелекләре, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак.

Татар күңелендә аның рухы озак сакланыр. Алай гына да түгел, без бу рухны үзебез сакларга тиеш, чөнки дәүләтчелегебез беткән бер заманда безне Туфан абый кебек олы шәхесләр тотып, берләштереп торачак. Урының оҗмахта, гүрең якты булсын, Туфан абый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 13 апрель 2020 - 15:22
    8721
    0
    1
  • 13 апрель 2020 - 15:21
    7796
    0
    1
  • 5 июль 2019 - 10:49
    Уведомления В соответствии со ст. 62 Избирательного кодекса Республики Татарстан № 21 –ЗРТ от 07.05.2007 редакция газеты Идел таннары (Волжские зори) (свидетельство о регистрации СМИ ПИ № ТУ16-01032 от 16 мая 2013 года) информирует, что общий объем бесплатной печатной площади, предоставляемой для проведения предвыборной агитации, в период с 10.08.2019 и до 0 часов 07.09.2019 составляет 2752 кв. см.
    7737
    0
    1