Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Театраль афиша

Районның барлык авыл клубларын һәм мәдәният йортларын колачлап алган “Идел-йорт” фестивале дәвам итә.

Бүген сәгать 19.00 дә Олы Бортас үзешчән артистлары “Табылдык” спектаклен күрсәтәчәк.

12 мартта сәгать 14.00 дә Мордва Каратаенда “Маски” театр колективы тамашачылар өчен “Тайны закулисья” (Эвелина Пиженко пьесасы) спектаклен,  16.00 дә Кирельский авыл мәдәният йортының “Вдохновенье” коллективы Ася Котляр пьесасы буенча куелган “Наша кухня” спектаклен тәкъдим итәчәк.

14 мартта сәгать 16.00 дә Сөйки мәдәният йортының “Веселая компания” коллективы “Любви все возрасты...” (автор Эвелина Пиженко) спектаклен күрсәтәчәк.

16 мартта Тенеш мәдәният йортында сәгать 14.00 дә “Огонек на ветру” спектакле (Татьяна Макарская пьесасы), сәгать 19.00 дә Кече Карамал мәдәният йортында “Авылга кызлар килде” спектакле тәкъдим ителә.

17 мартта Осинники авыл мәдәният йорты сәгать 13.00 гә “Не смотри на меня, не смотри” спектаклен (пьеса авторы - Алевтина Мартьянова) карарга чакыра, сәгать 19.00 дә Каратал мәдәният йорты тамашачыларны “Ялгыз каен күзе” спектакленә көтә.

18 март көнне сәгать 14.00 дә Варварино клубында – «Старухи», шул ук көнне 17.00 дә Тәмте мәдәният йорты сәхнәсендә «По соседству мы живем» спектакльләре (авторы Степан Лобозеров) булачак.

19 март көнне Иске Барыш авыл мәдәният йортында сәгать 19.00 дә «Ялгыз тәкәрлек» дип аталган спектакль күрсәтеләчәк.

Театр сәнгате белән кызыксынучы район халкы һәм кунаклар өчен мәдәният йортларының ишекләре һәрвакыт ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев