«Табигать могҗизалары» ачыклык сәгате
24 июль көнне Затон поселогы китапханәсе белгечләре «Чишмә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигать могҗизалары»дип исемләнгән ачыклык сәгате үткәрделәр.
Балалар урман буйлап сәяхәткә чыктылар, агачлар белән таныштылар һәм аларның нинди яфракларын белделәр, хайваннар эзеннән таныдылар, болын үсемлекләренең исемнәрен өйрәнделәр. Аннан соң балалар «Совушка» уенын бик күңелле уйнадылар һәм үсемлекләр, бөҗәкләр һәм урман кошлары турында китапларда рәсемнәр карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев