Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

САБИР ӨМЕТБАЕВның урыны түрдә!

Сабир Өметбаевка багышланган стенд нәкь бер ел элек, (киләчәктә хәзерге элемтә бүлекчэсе урнашкан урында музеен булдыруны куздэ тотып) 1,5х0.90 зурлыгындагы 6 штук планшетта оформить ителеп мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта урын алган иде.

Төрле мәдәни чаралар вакытында ул мәдәният йортының исемен яклап-данлап "Яшьлек" театр-җыр һәм бию ансамбле белән йөрде. Узган ел август аенда Сабир Өметбаевның укучысы-шәкерте, районыбызның күрке булган драматург ТУФАН абый МИҢНУЛЛИН паркында да безнең мәдәният йортының отчет концерты барган вакытларда, стенд парк сәхнәсендә урнаштырылды. Кышкы чорга мин аны планшетлардан сүтеп алып вакытлыча мәдәният йортының керә торган тамбурына (чоланына) урнаштырып тордым.Ләкин бу бөек шэхеснен урыны "чоланда" булырга тиеш тугеллеген аңлый идем.

Быел отпускага чыккач Сабир Өметбаевның тамбурдагы стендын янадан сүтеп аны мәдәният йортынын фойесында (андагы стендларны сүтеп булса да) "достойный" урынга урнаштырдым.Сабир Өметбаев исеменә килгәндә ул районыбыздагы Советлар Союзы геройлары, Социалистик Хезмэт герое кебек бөек райондашларыбыз дәрәҗәсендә торырга тиештер. Ул да нәкь алар кебек БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ - Ерак Көнчыгыштан алып бөтен СССР буенча Берлинга кадәр барып җитеп 1 - 11 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп кенә медальләр белән буләкләнгән кеше, ул да ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ, 27 яшендә МИНЗӘЛӘ театрын төзеп, оештырып, аңа 32 ел буе җитәкчелек итеп, театрның режиссеры  вазифасында 100 дән артык спектакльне сәхнәләштергән, беренчеләрдән булып Г.Тукай премиясен алган, ТАССРның “АТКАЗАНГАН МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ”, драматург, "ПОЧЕТ БИЛГЕСЕ" ордены ковалеры, үзенең театр группасы белән Мәскәүдә театр конкурсларында җиңеп призга ул вакыттагы "БОРТОВАЯ АВТОМАШИНА" алып кайткан кеше. Ул -районыбызның  БӨЕК ШӘХЕСЕ, ДАНЫ, ГОРУРЛЫГЫ! Ләкин аңа игьтибар җитешеп бетми.

Мәдәният йортындагы мин төзегән стенд, мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта аның исеменә куелган исемле таш, аның исеменә утыртылган чыршы агачы гына аз. Фойедагы стенд янында яки мәдәният йорты каршындагы таш урынында Боек Жинунен 75, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән җинүләр елында, сугыш һәм хезмәт ветеранына аның БЮСТЫ урнаштырылса, без аңа сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, аның  мәдәниятка багышланган гомере, аның мәдәниятка куйган хезмәтенә тиешле бәя бирдек дип әйтә алыр идек. Ә моңа бик аз күләмдә чыгым кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев