Рудник урта мәктәбендә “Георгий тасмасы” дип исемләнгән мастер-класс узды
Җиңү көне алдыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Рудник урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Һәркем үз эшен пөхтә һәм төгәл башкарырга тырышты. Брошьлар матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Мастер-класс нәтиҗәсеннән укучылар да, оештыручылар да канәгать калды. Чара ахырында укучылар Георгий тасмасының тарихы, аны тагу кагыйдәләре белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев