Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов «Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан утлары» журналының юбилее уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

«Хөрмәтле дуслар! Татар халкының кадерле журналы «Казан утлары»ның чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан аның барлык авторларын, редакция хезмәткәрләрен, әдәбият сөюче тугрылыклы укучыларын чын күңелемнән котлыйм!

Илебез тормышында шактый катлаулы чорда – гражданнар сугышы, Идел буендагы ачлык афәте, сәяси үзгәрешләр вакытында  –  1922 елның май аенда «Безнең юл» исеме белән журналның тәүге саны дөнья күрә. Бер гасыр дәвамында төрки дөньяда, Бөтенроссия күләмендә иң абруйлы, иң өлкән басмаларның берсе булган, халкыбызның чын мәгънәсендә җан азыгы, тугры юлдашчысы һәм киңәшчесенә әверелгән, татар әдәби хәрәкәтенең әйдәп баручы рухи байрагына әйләнгән «Казан утлары»ның бүгенге көндә дә Россиядәге калын әдәби журналлар арасында иң зур тиражлы булуы, мәдәни тормышыбызда мәртәбәле урын биләве аның нигез ташларының ныклыгыннан, редакция эшендә катнашкан шәхесләрнең милләтебезгә ихластан хезмәт итүеннән килә.  

ХХ гасыр башында нәшер ителгән «Әл-гасрел җәдит», «Шура», «Аң» журналларының традицияләрен саклап, аларның  лаеклы дәвамчысы буларак, «Казан утлары» бүген дә мәдәниятебезнең, әдәбиятыбызның, тормышыбызның  якты көзгесе сыйфатында, дөньяга сибелеп яшәгән татар укучыларына нур тарата.

Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмага хас булганча, «Казан утлары» театр, музыка, сынлы сәнгать мәсьәләләрен дә эзлекле яктырта, халкыбызның иҗтимагый-сәяси фикерен үстерүне,  фән-мәдәният тарихын  барлап-теркәп бару бурычын да фидакарьләрчә үтәп килә, төрле кыйтгаларга сибелгән татар халкын рухи берләштерүдә үзеннән зур өлеш кертә.

Кадерле дуслар! Бүгенге четерекле чорда каләм әһелләренә, редакция хезмәткәрләренә, милләт учагын күз карасыдай саклаган татар гаиләләренә  – зыялы укучыларга ана телебезне киләчәк буыннарга тапшыру эшендә зур өметләр баглыйбыз. Бу юнәлештә затлы, саллы, милли журналыбыз «Казан утлары» алга таба да терәк баганаларыбызның, рухи байлыкларыбызның берсе булыр дип ышанам! Редакция хезмәткәрләренә, каләм осталарына, әдәбият сөючеләргә илһамлы бәхет, ныклы сәламәтлек телим!» диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев