Россия Геройлары мәңге безнең йөрәкләрдә
Район мәдәният йортында “Россия өчен, халык өчен” дип аталган зур күләмле музыкаль-шигъри марафон старт алды, ул районда Ватанны саклаучылар елы ачылуга багышлана.
Кунаклар арасында Әфган сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде, аларны яшь армиячеләр (Кама Тамагы татар урта мәктәбе) каршы алды, ә чарада катнашучылар игътибарына туган якны өйрәнү музее һәм китапханәсе тарафыннан оештырылган, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.
Зал тулды, фанфаралар авазы яңгырады, һәм Россия Президенты Владимир Путинның 2025 елны Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан иткән видеомөрәҗәгате башланды.
– Нәкъ менә бүген районыбыз мәдәният йортларында озак вакыт дәвам итәчәк музыкаль-шигъри марафон старт ала. Һәм безнең һәрберебез уртак җиңүгә билгеле бер өлеш кертә алачак, - дип мөрәҗәгать итте Кама Тамагы халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы социаль координаторы Ирина Кузиева.
Ә сәхнәдә Арслан Идиятуллин (вокал буенча педагогы – Гүзәл Вәлиуллина) «Россия» җыры белән елның әлеге истәлекле вакыйгасы уңаеннан бирегә килгән һәркемнең күңеленә кагылды.
Сәхнәгә район башлыгы Наил Вазыйхов, район хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Дәүләтшин һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Рамил Кәримов чакырылды, алар үз чыгышлары белән тантаналы чараны ачып җибәрделәр. Наил Альберт улы бу чараның елның мөһим вакыйгалар арасында беренче адым булуын билгеләп үтте һәм җыелган халыкка махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган ир-егетләрне бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Алып баручылар Ирина Кузиева һәм Гөлназ Ибраһимова, сугышчылары- бызның батырлыгы турында сөйләгәндә, Ватаныбызны данлаган тарихи геройларны искә төшерделәр, алар арасында Александр Невский, Дмитрий Донской, Минин һәм Пожарский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Георгий Жуков бар.
Ә концерт программасын «Молодо-зелено» вокаль ансамбле (җитәкчеләре Зөлфия Мөхәммәдиева, Лидия Старшинина), Рәмис Зиннәтуллин, «Фантазия» дуэты (Сергей Семин һәм Настя Клемашина), Римма Исмәгыйлева, Самира Ганиева һәм Полина Россиева дуэты (балалар музыка мәктәбе), «Вересень» рус халык хоры, Александр Захаров, Ренат Закиров, Александр Шалаев, иң яшь башкаручы Роман Бобров, Наталья һәм Марат Сәхибгәрәевларның гаилә бию дуэты, «Калейдоскоп» вокаль-инструменталь ансамбле, Ренат Камәретдинов (балалар музыка мәктәбе), хореография ансамбльләре башкаруындагы татар биюләре (җитәкчесе Марат Сәхибгәрәев), Айгөл Шәйхәйдәрова («Россия» шигыре) дәвам итте. Җырчылар арасында яшьләрдән алып сәхнә ветераннарына кадәр барлык буын һәвәскәр артистлар да үзләренең иҗади чыгышларында 80 ел элек фашизмны җиңгән халкыбызның батырлыгы белән чын күңелдән горурлануларын күрсәттеләр, Ватаныбызга мәхәббәтләрен белдерделәр.
Бу көнне Ирина Кузиева башкаруында нәсел шәҗәрәсе Сөйки авылыннан башланган Мария Емелина шигырьләре яңгырады. “Держитесь, братья” һәм “Минуты тишины” шигырьләре дошманга каршы көрәшүче, сугыш тавышлары тынып торган сирәк мизгелләрдә якыннарын кочакка алу турында хыялланучы яклаучыларыбызга багышлана.
Ә Сергей Каргашинның 1994 елда язылган «Мин – рус кешесе» шигыре Антоновкадан Илья Рыбаков башкаруында бик актуаль һәм дулкынландыргыч яңгырады. Ә Кама Тамагы Георгий тасмасы рәвешендәге эстафетаны Тенеш җирлегенә тапшырды. Һәм «Россия өчен, халык өчен» марафоны дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев