Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният йортында “Йолдызлык-Созвездие” арт-резиденциясе артистлары чыгыш ясады

6 апрельдә “Ерактагы йолдыз яктысы” спектакле күрсәтелде. Ул татар әдәбияты классигы, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.

Спектакль “Пушкин картасы” проекты кысаларында тәкъдим ителде. Аны карарга районның барлык мәктәпләреннән килделәр һәм моңа үкенмәгәннәрдер дип уйлыйбыз.

Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның иҗаты күпләргә таныш. Ул 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Кармәт авылында крестьян гаиләсендә туган. Татар әдәбиятына беренчеләрдән булып эшче сыйныф, аның хезмәте һәм көрәше темасын алып керә. 1940 елда Хәсән Туфан нахакка гаепләнеп репрессияләнә һәм озак еллар буе туган халкыннан, туган җиреннән читтә газап чигеп яшәргә мәҗбүр була. Бары тик 1956 елда – Сталинның вафатыннан соң гына шагыйрь Казанга кайта.

Аның тормыш юлы, гомеренең 16 елын гаепсезгә Сталин лагерьларында үткәрүе турындагы спектакль залда утырган тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Хәсән Туфанның язмышы репрессиядән зыян күргән күп кенә иҗат әһелләренең язмышына охшаш. Үз мисалында ул, бернинди авырлыкларга карамастан, кешенең чыдам һәм үз халкына, гаиләсенә тугры булуын исбатлады. Декорация, музыка, актерларның оста итеп уйнавы шул чор рухын чагылдырды.

-Без спектакльгә сигезенче һәм аннан югарырак сыйныф укучылары белән килдек, чөнки шагыйрьнең иҗатын нәкъ менә бу сыйныфларда өйрәнәбез, - диде Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәсәнова. -  Татар әдәбиятының күренекле классигы үткән фаҗигале тормыш юлының сәхнәдәге чагылышын укучылар белән үзебез аша кичереп карап утырдык.  Артистларга зур рәхмәт, барыбызга да спектакль ошады. Мондый чаралар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Хәзер безнең укучыларда Хәсән Туфанның әсәрләрен өйрәнү теләге тагын да артыр дип уйлыйм.

Шунысы куанычлы – бу көнне спектакльдә якташыбыз «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә актив катнашкан, «Конферанс» номинациясендә район данын яклаган Тимур Вазыйхов та чыгыш ясады. Хәзерге вакытта ул – Казан театр училищесы студенты. Сәхнәдә аның белән бергә «Созвездие-Йолдызлык " фестивалендә сәхнәдә беренче адымнарын ясаган яшь актерлар да чыгыш ясадылар. Бәлки бу көнне залдагы балаларның берсе (мәсәлән, беренче рәттә утырган Алтай Шуктомов), талантлы артистлар үрнәгендә илһамланып, гомерен сәнгать дөньясы белән бәйләргә карар итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X