Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Очрашулар һәм ачышлар ункөнлеге узды

Район туган якны өйрәнү музеенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен экскурсия үткәрелде.

– Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре безнең җәмгыять әгъзалары өчен кызыклы танып-белү экскурсиясе үткәрде, - дип газетабыз белән уртаклашты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район бүлеге рәисе Светлана Никаншина. – Музей залларында Богородское (Кама Тамагы) авылы тарихыннан искиткеч һәм күп төрле мәгълүмат, халыкның көнкүреш экспонатлары – бизәнү әйберләре, туку станогы, эш кораллары, балчыктан, агачтан һәм тимердән ясалган эшләнмәләр тупланган. Без район карталарыннан юкка чыккан авыллар турында белдек, Октябрь революциясе һәм Бөек Ватан сугышы елларында каһарман халкыбызның тормышын чагылдырган документларны һәм фотосурәтләрне, киемнәрне, Бөек Ватан сугышы ветераннарының медальләрен, орденнарын, солдат каскаларын, пилотка, флягаларны, котелокларны карадык. Дистәләгән еллар буена халкыбыз файдасына эшләүче сәнәгать предприятиеләре һәм пароходчылык тарихы, шулай ук безнең районнан чыккан кешеләр турында мәгълүмат алдык…

– Ә миңа табигать залы бик ошады, - диде экскурсиядә катнашучыларның берсе – икенче группа инвалид Наталия Сердунь. – Биредә безгә район территориясендә яшәүче хайваннарны һәм кошларны күрсәттеләр, аларның күбесе республиканың Кызыл китабына кертелгән.

 – Экскурсовод Зөлфия Миңнуллина үткәнгә кызыклы һәм аңлаешлы экскурсия уздырды, районның заманча үсеш тенденцияләрен күрсәтте, аралашуыбыз киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте әңгәмә ахырында Светлана Никаншина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев