Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Могҗизалы җеп» иҗат итәргә һәм аралашырга өйрәтә

«ЦКДОН» МБОУ белән берлектә «Антоновка» социаль-мәдәни үсеш үзәге тарафыннан оештырылган «Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» грант конкурсында җиңүче проектларны тормышка ашыру турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

- Август азагында Кама Тамагы мәдәният йортында «Могҗизалы җеп» проекты кысаларында беренче мастер-класс уздырылды, - диде проект җитәкчесе, район мәдәният йорты хезмәткәре Алена Коняхина. - Катнашучылар кул белән тектеләр, элек әбиләребез тегү җайланмасы – швейка – кул эшләре осталарына тиз һәм җитез тегәргә булыша торган борынгы уникаль корал ярдәмендә теккәннәр, ул һәр кул остасының алыштыргысыз ярдәмчесе булган. Шөгыльләр башланганчы, барлык кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып алынды, шул рәвешле без проектны тормышка ашыру өчен материаль-техник база булдырдык.

Сентябрьдә мастер-класслар дәвам итте. Проектның максатчан аудиториясе –  халыкның социаль яктан якланмаган һәм аз якланган төркемнәре: сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр, аларның ата-аналары, инвалидлар, өлкәннәр һәм ялгыз кешеләр, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләр. Мәсәлән, район мәдәният йортында сәламәтлекләре буенча менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен мастер-класс уздырылды, ә “Камские зори” социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнү узучы 18 яшьтән өлкән инвалидлар һәм ял итүче пенсионерлар белән «Могҗизалы җеп» дип аталган тегү буенча мастер-класс үткәрелде. Шулай ук мастер-класслар Куйбышев Затонынның Столяров исемендәге мәдәният йортында, Кирельский мәдәният йортында узды, ә 16 октябрьдә каматамагылылар һәм районның күп балалы гаиләләре өчен шөгыльләр узды. 

– Әлеге танып белү шөгыльләрендә катнашучыларның барысы да бәһасез тәҗрибә туплады, бик күп яңа мәгълүмат һәм уңай тәэсирләр алды, - дип сүзен дәвам итте Алена Коняхина. - Өстәвенә, аларның һәркайсы үз куллары белән текстиль эшләнмәләр – көнкүрештә бик файдалы һәм уникаль булган тастымаллар текте, алар аны үзләренә калдыра яки якыннарына, дусларына бүләк итә ала, проектыбызны тормышка ашыру кысаларында катнашучылар Идел буе халыкларының тарихы һәм көнкүреше белән танышты, тукыма кисәкләреннән әйберләр тегү техникасын үзләштерде, аларның берсе Есенин квадраты дип атала, тегү эшендә онытылган швейканы кулландылар.  Аралашу һәм киләчәктә иҗади хезмәттәшлек өчен уңайлы мохит булдыру өчен, шөгыльләр арасында чәй эчүләр оештырылды, бу проектта катнашучыларны тагын да берләштерде…

Уздырыла торган чараларга проектта катнашучыларны җәлеп итү өчен проект командасы социаль челтәрләрдән файдаланды, ә Алена Коняхина шәкертләре мастер-класслардан алган тәэсирләре турында рәхмәт хисе белән сөйләде.

 Оксана Забродина: «Мондый мавыктыргыч һәм тәрбияви чара өчен рәхмәт. Беренче тапкыр «пэчворк» (тукыма кисәкләреннән әйберләр тегү) техникасы белән тектек.  Алена барысын да күрсәтте һәм аңлатты – барысы да аңлашылды»

Елена Шибалина: «Затон клубында балалар өчен бик кызыклы чара узды. Балалар бик шат булды. Һәркем әнисенә бүләккә тастымал текте. Мондый мастер-класслар уздырылу бик шәп!»

«Камские зори» социаль ярдәм үзәге: «Мастер-класс өчен зур рәхмәт. Шөгыль бер сулышта узды, ә могҗизалы швейка кулланудагы уңайлыклары белән таң калдырды. Барысы да үз эшләреннән канәгать булды – әзер эшләнмәләрне рәхмәт әйтеп, үзләренә истәлеккә калдырдылар».

Венера Шиһапова: «Мастер-класс бик тәэсирле булды. Тукыма кисәкләрен тегү кебек кызыклы ысул турында белдем.  Бу гади һәм бер үк вакытта бик мавыктыргыч. Мастер-класс үткәргән Алена Коняхина һәркемгә мөлаем һәм барысын да ачык итеп аңлата. Кул эшләре буенча яңалыкка өйрәнергә теләгегез булса, монда килегез!»

Наталья Капралова: «Миңа Алена Коняхинада шөгыльләнү бик ошады – мондый иҗади якын килү безгә үз мөмкинлекләребезгә ышаныч бирә. Чакырган һәм игътибар күрсәткән өчен бик зур рәхмәт!» 

Шул рәвешле, игелек һәм иҗат җепләре Кама Тамагы халкына игътибар, ярдәм, мәхәббәт, аңлау һәм иҗат мөмкинлеге кебек гади төшенчәләр аша аралашырга һәм иҗат итәргә ярдәм итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев