Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәхәббәттә яшь мөһим түгел

Сөйки авыл мәдәният йортында “Веселая компания” театр коллективы Эвелина Пиженко пьесасы буенча “Любви все возрасты...” спектаклен тәкъдим итте.

Спектакль бик күңелле, кабул итү өчен җиңел булды һәм ул бу көнне мәдәният йортына җыелган тамашачыларның, “Идел-йорт” конкурсы жюри әгъзаларының көчле алкышларына лаек иде. 

Сәхнәдәге декорацияләр – йорт янындагы эскәмиядә утыручы Бабай һәм авыл кибете янында басып торучы Әби (кеше буе биеклегендәге курчаклар), гади генә коймалар, кошлар сайравы: тамашачыларны шунда ук авыл тормышы атмосферасына алып керде, алар алдында ике буын – оныклар һәм әби-бабай арасындагы мөнәсәбәтләр тасвирланды.

Авыл пенсионерлары Люба әби һәм Кузьмич бабай яшь чакларында бер-берсен яратканнар, ләкин язмыш кушуы буенча бергә була алмаганнар. Рольләрне Ксения Кузнецова һәм Алексей Каргин башкарды. Геройларыннан аермалы буларак, алар – тормышта ир белән хатын. Полиция хезмәткәре булып эшләүче Алексей, мәдәният йорты мөдире Ксениягә ярдәм итеп, спектакльдә уйнарга вакыт тапкан. Шуңа күрә сәхнәдәге мәхәббәт тарихы ышандырырлык итеп сурәтләнде – биредә көлү дә, күңел нечкәргән мизгелләр дә булды. Алексей, үзеннән күпкә олы геройны уйнаганда, үзен сәхнәдә шактый иркен тотты.

– Ксения үз героинясы – “нык холыклы һәм бәдәнле пенсионер хатынның” күңел халәтен генә түгел, колоритлы формаларын да төгәл җиткерде,- дип ассызыклады жюри әгъзасы Татьяна Гращенкова, һәвәскәр актрисаның образга керүдә сәхнә серләреннән файдалануына ишарәләп.

Елена Александрова (Любашка) һәм Евгений Сорокин (Леша) – Сөйки урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары – авылга әбисе һәм бабасы янына кунакка кайткан гашыйк парны уйнадылар. Яшь артистларның ачыклыгы һәм хисчәнлеге образларны уңышлы ачарга ярдәм итте. Шулай ук Сөйки мәктәбе укучысы Максим Евсеев һәм кадет интернат мәктәбе укучысы Виктор Кузнецов (сүз уңаеннан, Виктор – Ксениянең улы, биредә шулай ук гаиләләре белән уйныйлар) та рольләрен уңышлы башкардылар. Яшүсмерләр эпизодик рольләрне уйнады – алар авыл интерьерында үз-үзләрен уйнадылар дисәк тә була.

Спектакльдә бик мөһим рольне Наталья Евсеева башкарды. Барысын да ишетә, бөтенесен дә күрә һәм барысы турында да белә торган күрше хатыны ролен ул шулкадәр оста уйнады, залда утыручыларның һәркайсы күршедә яшәүче шундый кешеләрнең прообразларын искә төшергәндер, мөгаен.

Китапханәче Наталья Борисова һәм мәдәният йортын җыештыручы хезмәткәр Светлана Михайлова сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясадылар – сәхнәдәге “авылда” яшәүче хатыннар тамашачылар алдына вакыт-вакыт чыгып, барган вакыйгалар белән кызыксынып, үзләренең фикерләрен белдерделәр. Светлана кул эшләренә дә бик оста, сәхнәдәге декоратив курчаклар – аның хезмәте.

Ә харизмалы Иваныч ролендә Олег Глинников чыгыш ясады, ул спектакльләрдә беренче тапкыр гына катнашмый һәм рольләрне профессиональ дәрәҗәдә диярлек башкара. Хәер, гадәти тормышта ул актер түгел – «Гипс компаниясе» ҖЧШда эшли.

Спектакльнең музыкаль бизәлешен аерым билгеләп үтәсе килә – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Глинникова һәм Ксения Кузнецова башкаруындагы дәртле җырлар спектакльгә ямь өстәде. Наталья югары музыкаль белемгә ия, ул Кама Тамагы музыка мәктәбенең Сөйки филиалында балаларны гитарада һәм баянда уйнарга өйрәтә. Дуэт ике тавышка җырлады, тамашачылар, тын калып һәм сөенеп, таныш көйләрне тыңлады.

Тамашачылар арасында “Круглый год” коммерцияле булмаган автоном оешмасы әгъзалары да бар иде. Алар район мәдәният бүлеге белән берлектә тормышка ашырыла торган Тимченко фонды ярдәме белән проект кысаларында Мәскәүдәге «Добрая сказка» театрының сәнгать җитәкчесе, актер, режиссер, сценарист Вячеслав Науменко белән очрашу уздырганнар иде.

Вячеслав Науменко спектакльнең кайбер сәхнә һәм актерлык үзенчәлекләрен билгеләп үтте, профессиональ киңәшләрен бирде. «Минем беркайчан да Татарстанда булганым юк иде, - диде режиссер, аудиториягә мөрәҗәгать итеп. -Иҗади кешеләрне берләштергән «Идел-Йорт» фестивале барлыгын ишетеп, гаҗәпләнү катыш сөендем.  «Үзешчән» сүзен театр белән янәшә куярга яратмыйм, аны «һәвәскәр» сүзе белән алыштырам, чөнки нәкъ менә шул хәрәкәтнең башында театрга мәхәббәт тора. Авылда куелган мондый спектакльләрдә илне тоемлау хисе туа...»

Ә Ксения Кузнецова, бу көнне бербөтен булып, спектакльдә катнашкан барлык авылдашларына рәхмәт белдерде. «Киләчәктә дә шундый тату төркем белән бергә иҗади уңышларга ирешәсе килә...», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев