Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәхәббәт һәм мәрхәмәт турындагы спектакль

“Наша кухня” спектакле «Идел-йорт» бәйгесенең жюри әгъзалары һәм тамашачылар өчен чын ачыш булды.

Кирельский мәдәният йорты сәхнәсендә Ася Котлярның сугыш кичергән ике хатын-кыз язмышы турындагы пьесасы тәкъдим ителде. 1980 ел. Иске баракта урнашкан коммуналь фатир кухнясы сурәтләнгән декорацияләр шулкадәр чынбарлыктагыча тоелды, тамашачылар күпләргә яхшы таныш булган чорга кайткандай булды.

Спектакльнең башланып китүе кабул итү өчен бик җиңел иде – бер дигән тавыш бизәлеше (80нче еллардагы радио аша яңгыраган иртәнге зарядка), Оксана Забродина (Маня) һәм Ирина Софьинаның (Цецилия яки Циля) оста уйнавы, геройларның үзенчәлекле харизмасын ассызыклый торган шаян диалоглар залда өйдәгечә җылы атмосфера барлыкка китерде –  күршеләр булып яшәүче ике дус хатынның тормыш тарихы тамашачыларны җәлеп итте.

Өлкәннәр фикере белән килешергә теләмәүче кыю Элеонора (Маняның кызы) ролен башкарган Елена Благодерова пәйда булу да алдыбызда гаилә мөнәсәбәтләре темасына чираттагы комедия сюжеты булуы турындагы гади тамашачы фикерен раслады.

Тик чын сәнгать кайвакыт күз яшьләре аша көлдерә дә белә. Бу юлы да шулай булды. Маня һәм Циля кичергән куркыныч сугыш кырыгынчы елларда калды кебек, әмма бәла көтмәгәндә килә, бу инде аларның иң кадерле һәм якын кешеләрен алган башка сугыш. Сәхнәдәге чын күңелдән кичергән тетрәнү хисләре залга күчте, спектакль ахырында тамашачылар Элеонораның һәм оныгы Маняның киләчәктән булган виртуаль диалогын тыңлап, күз яшьләрен сөртте.

«Әби, алар сугышта үлгәнме? – Барысы да түгел, кызым. – Ә хәзер сугышлар барамы? – Бара шул, Манечка, бара...».

Клуб мөдире Оксана Забродина һәм сәнгать җитәкчесе Ирина Софьина (ул Куйбышев Затоны балалар бакчасында тәрбияче дә булып эшли) бу спектакльне сәхнәгә кую өчен күп көч куйганнар, алар елгачылар поселогыннан бирегә эшкә генә түгел, репетицияләргә дә килеп йөргән. Ә китапханәче Елена Благодерева инде 5 ел мәдәният йортының барлык чараларында даими һәм актив катнаша, шул рәвешле әлеге талантлы театр коллективының актерлар ансамблен бик яхшы тулыландыра. Гөлнара Кривилева да әлеге спектакльгә үз өлешен керткән – тавыш бизәлеше бәйгедә катнашкан спектакльләр арасында иң яхшыларның берсе иде.

– Бүгенге театр көнебез Мордва Каратаенда башланды, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм «Идел-Йорт» конкурсының жюри әгъзасы Ирина Кузиева. – Хәзерге катлаулы чорда сәнгать кешеләргә күңелләрендә булган борчуларын кичерергә ярдәм итә. Моркаратайлылар куйган тормышчан спектакль кәефне күтәрде, ә кирельскийлылар кеше бәласен үзеңнеке кебек кабул итә белүнең барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүен күрсәттеләр.  Шуны да билгеләп үтәсе килә: Кирельский авылы халкының күпчелеге әлеге спектакльне карамады – кызганыч, алар сәхнәдә барган вакыйгаларны авылдашлары белән бергә тамаша кылу өчен бер сәгать вакыт тапмаганнар.

Пьесаның авторы Майя Тараховская (Ася Котляр) Украинада гади яһүд гаиләсендә туган.  Театр белән балачактан мавыкса да, язучылык эшчәнлеген әле күптән түгел генә – 2007 елда башлаган. Майя Леонидовна үзе: «Пьесаларым балаларым кебек: барысы да уңышлы түгел, әмма барысын да яратам, чөнки алар ихлас күңелдән һәм гадел язылганнар”, - ди.

Аның пьесалары буенча куелган спектакльләрнең берсен без Кирельский мәдәният йортында тамаша кылдык. Ул чыннан да ихлас һәм гадел иде, күз яшьләре белән карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев